Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Конституциягә төзәтмәләр турында Большаков: Батырлыклар турында хәтер сакланырга тиеш

Илнең төп законына тарихи хакыйкатьне саклау пункты кертеләчәк.

Россия халкының батырлыклары турында истәлек буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, нәкъ менә моның өчен Конституциягә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр кирәк. Мондый фикерне КФУ конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә белдерде.

"Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан торган саен ерагая барабыз. Тиздән Җиңүнең 80 еллыгын, аннары йөз еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ул вакытта инде ветераннар калмаячак. Без горурланган әлеге хәтерне киләсе буыннар да без күнеккән рәвештә сакларга тырышып, тапшырырга тиеш ", - дип сөйләде галим.

Ул мондый төзәтмә кертү - буыннарның дәвамчанлыгы күрсәткече, дип өстәде.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы канунны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев