Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Концертлардан бераз бушап торган арада җырчы Ильмира Нәгыймова ял итеп кайтырга булган

Җырчы сторисларында җылы яклардан кайнар сәламнәр юллый.

«Ниһаять, мин лаеклы ялда, дуслар. Бүген ярты сәгатькә генә кояшка чыгып кергән идем. Яндым, җәмәгать. Иртәгә зонтик астында утырасы булыр», – дип сөйли ул.

Ильмира үзенең кайда икәнлеген хәбәр итмәгән.

Ильмира белән дуэтлар башкаручы Марат Яруллин да ялда. «Хәерле көннәр. Бу пляжда мин берүзем ап-ак йөрим. Концертлар алдыннан азрак ял итәргә булдым, хәл-көч җыярга. Кабат тагын алга. Мин Таиландта», – дип яза ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Маратның пляжны күрсәткән видеолары Ильмираның сторисларындагы пляж фотосына бик тә охшаган.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев