Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көн дә бәйрәм, көн дә туй

Җәмәгать, көн дә бәйрәм, көн дә туй, име...

Кышкы Сабантуй, Оpen air, авыл көне, бәрәңге көне, карбыз көне... Оештыручылар ничек түзә, катнашучылар ничек туймый, диген...

Эх, без үскәндә шул 1-2 бәйрәмне әллә нәрсә көткәндәй көтеп ала идек... Кышын Яңа ел бәйрәме булса, җәен Сабантуй –шуның белән вәссәлам! Алары да гади генә, рәхәт кенә узып китә иде. Яңа елда гап-гади лампочкалар белән бизәлгән чыршы, Сабантуйда гап-гади көрәшчеләр, дигәндәй... Барысы да гап-гади...
Үтүкләнгән, пөхтә күлмәк кигән кызлар, затлы, асыл егетләр. Гармун тавышларына кушылып җыр­лаучы агайлар, тыйнак кына кул чабып утыручы апайлар, декламация (әти әйтмешли) сөйләүче малайлар-кызлар... Бер көн бастырып бәйрәм итәләр дә, эшкә!


Ә хәзер бәйрәмнәр масш­таблы! Яңа ел бәйрәме дә бер айга сузыла, Сабантуйны әйтәсе дә юк инде! Яз көне башлана, җәй ахырында гына тәмамлана, бугай. Аларында да төп фигурантлар гади кешеләр түгел, әллә кайлардан килгән түрәләр, «дәрәҗәле» кунаклар, атказанган - атказанмаган артистлар, фейерверклар-салютлар… Барысы да ясалма, барысы да югары дәрәҗәдә.


Зур бәйрәмгә дә, юк кына бәйрәмгә дә мәдәният хезмәткәрләре җиң сызганып әзерләнә: сценарий язалар, музыкаль бизәлеш, костюмнар, декорацияләр әзерлиләр, көнне төнгә ялгап репетиция ясыйлар… Башка оешма хезмәткәрләре шимбә, ял көннәрендә ял итсә, мәдәният хезмәткәрләре ул көннәрдә төнгәчә... Әле шуның өстенә сәгате-минуты белән үткәргән чараларыңны социаль челтәрләрдә яктыртып барасы!

Кайбер усал теллеләр «Фермада ...ук чистарту түгел инде, рәхәтләнеп җыр­лап-биеп кенә йөриләр!» диячәк, билгеле.

Үзем ул сферада эшләмәсәм дә, сокланам мин аларга, кызганам мин аларны... Авырсаң да, әллә нинди борчулы-хәсрәтле чакларың булса да авызыңны ерып, җырлап-биеп кара әле син! Катнашучы кеше, бармыйм, чирләп торам әле, дип өйдә калса да, оештыручы кала алмый. Йөгерә-атлый бара, бәйрәм башланганчы әзерләнеп хәлдән тая, кеше көйләп «рәхәтләнә», уздыра-ут өерә-туздыра, җыя-юа, озата...

Әйтәм ич, күпкә китте, тәме бетте. «Әйдәгез бераз киметик әле, җәмәгать!» – диясе килә башлады.

Тормыш тоташ бәйрәмнәрдән торса, кеше тәмам бозыла бит ул: акны карадан, караны актан аермый башлый.
Иң мөһиме – борынгыдан килгән милли, дини бәйрәмнәребезне матур, мәгънәле итеп үткәрсәк, татар халкының үзенчәлек­ле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсен, аның рухи торышын, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек булыр иде.
«Хэллоуин», «Изге Валентин көне» дип, мәктәп­ләрдә, төрле оешмаларда бүлмәләр бизәп, чаралар үткәреп ятудан, «С днем поцелуя», «С днем собаки» дия-дия, открытка-котлаулар җибәрүдән дә туктыйк инде, җәмәгать. Артыкка китте, артыкка...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дерес, гасырлар аша сакланган ике олы бэйрэмебез бар, шуларны кадерлэп, хэрмэтлэп яшэргэ кирэк. Узебездэ кадерле вэ хермэтле кеше булырбыз. Куршенен мэче балады, эйдэ бэйрэм итик дигэненэ калмыйк.