Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Компромисс - пирогны һәркем иң яхшы кисәк эләккән-легенә ышанырлык итеп бүлү сәнгате ул. Людвиг Эрхард. Хәерле иртә, күңелле яллар, дуслар!

Олы Ачасыр, авылдашлары, татар мәгърифәтчесе, сәнгать эшлеклесе һәм рәссам Шакирҗан Таһири (1858-1918) истәлеген мәңгеләштерүне бурычлары итеп саный. Менә икенче ел мәктәптә Шакирҗан Таһири исемендәге фәнни-гамәли конференция узды.

Яшел Үзән, Норлат, Мулла Иле, Урысбага, Акъ егет, Күгеш, Ачасыр мәктәпләреннән 33 укучы әлеге укуларда үз көчләрен сынады. Конференцияне тантаналы ачып җибәрүдән соң, 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Иң кызыгы һәм яңалык, мөгаен, «Матур язу-каллиграфия» юнәлеше булгандыр. Биредә I урынны Норлат мәктәбенең IX сыйныф укучысы Салават Садыйков яулады. Афәрин, язуы бик матур икән! Жюрида булган Әлфинур Шиһапова соңыннан биредәге укучыларга гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс та күрсәтте. Башка секцияләрдә укучылар Ш.Таһири нәселен өйрәнде, татар рәссамнары иҗаты белән таныштырды, мәктәп музейларына виртуаль сәяхәт оештырылды.

– Норлат урта мәктәбе Ш.Таһири исемендәге укуларда икенче тапкыр катнаша. Гадәттәгечә, мәктәп һәркемне үзенең кунакчыллыгы, җыйнаклыгы, җылылыгы, чисталыгы белән таң калдыра. Чараның барлык мизгелләре җентекләп һәм тирән уйланылган. Конференцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Ачасыр мәктәбенә озын, уңышлы киләчәк һәм чәчәк атуын телим, – дип уртаклаша Норлат мәктәбе укытучысы Роза Ягудина.

Шакирҗан Таһири укулары дәвамлы булып, киләчәктә тагын да күбрәк катнашучыларны үзендә җыйсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев