Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Компенсация кемгә бирелә?

Агымдагы елның нояб реннән мәгариф хезмәткәрләренә җылылык өчен компенсация бирелергә мөмкин икән дип ишеткән идек. Бу дөресме? Акъегеттән газета укучыгыз.

Бу сорауны без республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Яшел Үзән бүлеге белгечләренә бирдек. Алар аны менә шулай итеп аңлатты:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 20 апрелендәге «Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында» 192нче карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә, күрсәтелгән мәгариф оешмаларының җитәкчеләренә һәм аларның урынбасарларына торак урыннары, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләү чыгымнары компенсацияләнә.


Торак урыннары өчен түләү, җылыту һәм электр энергиясе чыгымнарын компенсацияләү, коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын исәпкә алып, торак, җылылык, яктырту мәйданының социаль нормасы белән чикләнмичә, торак өчен түләү, коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативларын исәпкә алып, чыгымнарның 100 проценты күләмендә бирелә.


Социаль ярдәмнең күрсәтелгән чарасы шулай ук пенсиягә чыккан гражданнарга, авыл җирендә яшәүче, Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмаларында һәм авыл җирлегендә урнашкан муниципаль мәгариф оешмаларында кимендә 10 ел эшләгән 60 һәм 55 яшькә җиткән гражданнарга (ир-атлар һәм хатын-кызлар) бирелә.

Гражданнар гаризасы буенча, җылыту сезонында торак биналар, җылылык һәм яктырту өчен түләүгә киткән чыгымнарны компенсация ләү 1200 сум күләмендә бирелергә мөмкин.


Торак урыннар, җылылык һәм яктырту өчен түләүгә компенсация билгеләнгән гражданнар агымдагы елның 1 сентябренә кадәр җылылык сезонында аның күләмен сайлау турында гариза бирә ала. Ул күрсәтелгән гариза елның 1 сентяб реннән киләсе елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була. анда гражданин торак урыннарына, җылыту һәм яктырту сезонында алына торган яктыр ту, җылылык өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү күләмен сайлап алу турында яңа гариза белән мөрәҗәгать итәчәк.
Әлеге категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаганда күрсәтелә.
2022 елда гражданнар 1 декабрьгә кадәр торак биналар, җылылык һәм яктырту сезонында түләү чыгымнарын компенсацияләү күләмен сайлау турында гариза бирә ала.


«Авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү тәртибен раслау турында» 2005 елның 7 июнендәге 251нче номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары һәм аның 15нче пункты нигезендә берьюлы берничә нигез буенча социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу хокукына ия булган мөрәҗәгать итүчегә, әгәр федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән башкасы билгеләнмәгән булса (ягъни инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, тол хатыннарга бирелми, аларның сайлау хокукы юк), сайлау буенча социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.


Хезмәт ветераннары да бу социаль ярдәм чарасына күчә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев