Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«КОМБАЙН» ОПЕРАЦИЯСЕ СТАРТ АЛДЫ

Менә август аеның да уртасына якынлашабыз. Урып-җыю чоры тулы көченә бара. Кыр-басулар комбайн тавышларыннан гөрләп тора.

Гадәттә бу чорда тикшерү органнары да уяулыкны арттыра. Шуңа күрә Яшел Үзән районында  6 августтан «Комбайн операциясе» шартлы исеме астында рейдлар башланды. Бу чара ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе  әмере буенча ашлык җыючы техниканы куркынычсыз файдалану максатыннан уздырыла.

Дәүләт техник күзәтчелегенең Яшел Үзән районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов аңлатуынча, бу чорда  нигездә  техниканың дәүләт теркәлү номеры, теркәлү, тракторчы-машинист һәм техник тикшерү узуы турындагы кенәгәләрнең булу-булмавы тикшерелә. Шулай ук аларда огнетушительләр комплекты, медицина аптечкасы, су салынган фляга да булырга тиеш. Әлбәттә, тикшерү барышында тавыш һәм яктырту приборларының төзеклеге, чисталык,  ягулык-майларның агып тормавы, двигательнең, тулаем алганда техник хезмәт күрсәтелү торышы игътибарга алына.

Әгәр дә кагыйдә бозулар булса, хуҗалык җитәкчеләренә  җитешсезлекне төзәтү срогын күрсәтеп, күрсәтмәләр чыгарыла.  Шуларга карап, административ эшләр кузгатылырга мөмкин.

Техника никадәр төзег­рәк булса, шуның кадәр җаныбыз тыныч булыр. Аллаһ сакласын, бәла-каза аяк астында.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев