Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Комбайн кырда убылган җиргә килеп төшкән

Комбайнчы һәлак булган.

Иркутск өлкәсенең Русский Мельхитуй авылы тирәсендәге кырда пәйда булган гаять зур чокырга комбайн килеп төшкән. 

Кадрлардан күренгәнчә, чокырның тирәнлеге 10 метрдан ким түгел. Шаһитлар әйтүенчә, техниканың бөтен авырлыгы кабинасына күчеп, комбайнчыны сыткан. Хәзер шул тирәдә яшәүчеләр комбайнны үз көчләре белән тартып чыгарырга маташа.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, туфракның юылуы сәбәпле барлыкка килгән карст чокыры бу. Җир убылу бик зур хәтәр белән яный. Бу күренеш кинәт кенә пәйда булырга мөмкин.

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев