Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КОЛЛЕКТОРЛАР КУРКЫТА. НИШЛӘРГӘ?!

– Мин микрофинанс оешмасыннан 30000 сум акча алган идем. Вакытында түләп бетерә алмадым, шулай да ике ай узгач, процентлары белән бурычымны капладым. Хәзер исә төп бурыч буенча процентлар артты, барысы бергә 75000 сум исәп ләп куйганнар. Коллекторлар шалтыратып, өч сәгать эчендә түләргә куша, милеккә арест салабыз дип куркыталар. Алар хаклымы? Һәм килешүне өзү турында прокуратурага гариза яза аламмы?

– Коллекторлар сезне бары куркыта гына. Судтан башка сезнең милекне берәү дә тартып ала алмый. Кызганыч, сез инде акча алгансыз икән, кредит килешүен өзеп булмый. Шулай да, сезнең коллекторлар эшчәнлегенә зарланып, суд приставларына яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокукыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев