Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Колхозларны бетерү – дөрес эш булдымы икән?

Мин әледән әле колхоз тормышы, колхозчыларның яшәеше, көнкүреше искә төшеп, алдыма күп сораулар куям. Шул сорауларга җавап таба алмыйм.

Колхозлашу булган, колхозлар төзелгән, фермаларда терлекчелек, кырларда игенчелек – аерым хуҗалык вакытына караганда, безнең чорда үсештә, халык эш белән тәэмин ителгән иде. кеше җирдән аерылмаган иде әле колхоз вакытында. Чөнки колхозда бар төр культуралары игелә, бәрәңге-чөгендер үстерелә. Нинди һава торышында да кырда җыелмый калган иген дә, алынмый калган бәрәңге-чөгендер дә юк иде. Әлбәттә, бу кадәр эшен башкарып чыгарга эшче көч тә кирәк. Колхозның җире артмый да, кимеми дә, шул ук бит.

Колхоз бүген яши алыр идеме икән? Авыл картайды, эшче көчләр кимеде. Тик кимүне дәүләт үзе үк тудырмадымы соң?
Инвесторлар килеп авылны рәхәт тормышка чыгардымы? Никадәр яшьләр эшсез калды, эш эзләп читкә китү гадәти хәлгә әйләнде. «Кызыл шәрык» та зур хезмәт хакы түләми, дип зарланалар. Тик андагылар да эштән-эшкә күченеп, эш тикшереп, урнаша алмый, мөмкинчелек юк. Башка төр эше дә юк.
Элегрәк, барасы килеп тә, елга бер мәртәбә Казанны күрмәгәннәр, көн саен шунда эшкә йөри. Тәүлеклек эшкә йөрүчеләр күп. Үз авылыңда, якын тирәдә эш булса, Казанга кадәр барырлар идеме?!

Үзебез колхоз турында әйтмим, алдынгы түгел иде. Ә бит күрше Ильич, Ленин колхозлары алдынгы, яхшы хезмәт хакы түлиләр иде. Алар инвесторлар кертүгә каршы да торып карады. Тик өстән күрсәтелгән эшләр үтәлә инде ул. Ни өчен ул инвесторлар Балтач ягына кермәде икән соң? Анда бүген дә колхозлар эшли, яши. Яшьләр авылда кала, колхозда эшләп акчасын да, хайван асрарга фуражын, печәнен дә теләгәнчә-кирәгенчә бирәләр. Ул яктагы яшәеш-көнкүреш белән гел кызыксынып, сөйләшеп-аралашып торам мин. Бик бай яши ул як халкы. Хәзер бездә дә начар яшәмиләр, халык саны гына кимегәннән-кими.

«Кызыл шәрык» килгәч, баштагы елларда карчыклар сөенделәр дә әле. Колхозда вакыт ире-хатынына бәрәңге-чөгендер җирен эшләргә бүләләр иде. «Өйдә утырып булмас, барып булышырга кирәк булыр иде. Хәзер урып-җыюны да белгән кеше юк, чәчкәнне дә күреп булмый», – диләр.

Колхоз вакытында җир эшкәрткәндә чокыр кырыена кадәр сукалыйлар иде, хәзер никадәр җир чәчелми, сукаланмый кала, дип сукрана картлар. Фермалар бетү, келәт кадәр келәт территориясенең бушап, сүтелеп бетүгә, урынында берни калмауга күпләр борчыла. Чөнки, безнең буынның яшьлек еллары, хезмәте келәт алдында эшләп үтте бит. Искә алырга карточкасы бармы икән берәр кешедә?! Сорау арты сорау...

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев