Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коену сезоны соңрак башлана

Яшел Үзән районында суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча рейдлар уза .

Җәйге эссе көннәр җитү белән Яшел Үзән районы халкы сулыкларга тартылды. Яшел Үзән бүлекчәсе хезмәткәрләре, суларда (ОСВОД) коткару җәмгыяте вәкилләре белән берлектә, ял итүчеләрне куркынычсызлык чаралары турында кисәтү өчен, чираттагы рейдка чыкты.

 - Хәзерге вакытта пляжлар һәм массакүләм ял итү урыннары имин булмаган санитар-эпидемиологик  торыш белән бәйле рәвештә ябык. Үзеңнең куркынычсызлыгыңны истә тотарга кирәк! – формадагы ир-егетләр профилактик әңгәмәләр үткәрде һәм ял итүчеләргә белешмәлекләр тараттты.

Моннан тыш, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының 30 майдан су объектлары янында гражданнарның күпләп ял итү урыннарын патрульләү буенча төркемнәре эшли башлый. Алар составына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, муниципалитетлар, җирле үзидарә органнары вәкилләре, җиһазланмаган, куркыныч участокларда коенган өчен административ материаллар төзергә вәкаләтле вәкилләр кертелгән (ТР КоАП 3.10 маддәсенең 1 өлешендә каралган).

Моннан тыш, кече судноларны да тикшерү бара. Монда, хокук бозулар булган очракта беркетмә төзү турында сүз бара. Бер шимбә көнне генә дә район акваторияләрендә РФ КоАП 11.10 маддәсе буенча "Су транспорты судноларында, шулай ук аз үлчәмле судноларда пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләрен бозу" өчен 4 беркетмә төзелде. Бу хакта Регина Чебрикова хәбәр итә.

Иминлек кагыйдәләрен исегездә тотыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев