Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кодлы сүз» куллана башладылар

Пенсия фондына бармыйча да пенсия турында шәхси мәгълүмат алырга була.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсиянең күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, контакт-үзәкнең 279-27-27 телефон номеры буенча, «Кодлы сүз»дән файдаланып алырга мөмкин.

Кодлы сүз — шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы ул һәм аның шәхси урынын алмаштыра. Гамәлдәге закон нормалары буенча, код сүзеннән башка, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматларга кагылышлы сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультация бары тик контроль мәгълүмат ияләренә, ягъни «Кодлы сүз» алучыларга гына бирелә. Хәзер Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru гражданинның Шәхси кабинетында («Кулланучы профильләре» өстәмә битендә) «Кодлы сүз»не күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны һәр кеше мөстәкыйль сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак.

279-27-27 телефоны буенча шалтыратып һәм яшерен кодны атап, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап, шул исәптән шәхси мәгълүматларны һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә алачак», — дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә дә бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев