Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Көч барында әле эшлим!»

Кеше гомере өчен кырык ел әзме, күпме?

Әлбәттә, әз, диярсез. Ашыкмагыз, мин бит гомернең бер өлешен – хезмәт елларын гына күз алдымда тотып сорадым. Ә алай караганда ярты гасырга якын вакыт бик күп инде ул, шулай бит. Тел төбемне аңлагансыздыр шәт, сүзем тормыш юлын бер эш урынына тугры булып атлаучы гүзәл зат турында булачак.

Серго исемендәге завод­ның хезмәткәрләрен үзенә беркетеп куя торган ниндидер тылсымы бар бугай. Чынлап, менә ничә кешене яздык, һәрберсе, ничек яшьли шунда килеп урнашкан – шул көннән алып лаеклы ялга чыкканчы, алай гына да түгел, хәтта күптән пенсиядә булсалар да, эшләүләрен дәвам итә. Әңгәмәдәшем Рәмзия Халитова да шундыйлардан булып чыкты.


Рәмзия ханым Атлашкинода туган һәм беренче сыйныфка кадәр шунда үскән. Аннары Серго заводында тракторчы булып эшләүче әтисе Фәизгә Зеленодольскта Декабристлар урамындагы йорттан, өч гаиләгә уртак кухнялы, бер бүлмә бирәләр. Өч балалы гаилә шунда яши башлый, тора-бара икенче бүлмәне алырга мөмкинлек туа. Дүртенче мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамлап, кыз механика көллиятенә укырга керә. Диплом яклагач, аларны Серго заводына юллыйлар. Ул вакытларда, ә бу 1983 ел, уку йортын тәмамлаган белгечләрне, төрле оешмаларга юллама биреп, хөкүмәт шулай эшле иткән. Рәмзия ханымның егерме яшеннән 27нче цехта эшли башлавына 2023тә кырык ел булган!


Зарарлы хезмәт урыны булганга, лаеклы ялга да илле яшендә чыга, әмма өйдә утыру аның өчен түгел, үткән ел тагын бер түгәрәк юбилеен билгеләп, яраткан эшен дәвам итә ул.

Көч барында әле эшлим! Өйдә нишләп утырмак кирәк?! Яшьләр безнең цехка бик килергә теләми, каяндыр ишетәләр дә әллә ниләр, имеш тешләр бетә, фәлән-төгән диләр. Көләм инде, минәйтәм, кырык ел буе әллә нишләп беткән булыр идем, бөтен тешем исән, шөкер, дим. Алай да бездә теләсә кем, эленке-салынкы йөрүче «лаботряслар» юк, хезмәт яратучылар гына. Чөнки эш авыр да, җаваплы да – пресслар, мич – төгәллек кирәк, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Соңгы елларда исә яшьләр килә, бик тырышлар, акыллы, югары белемлеләр. Аларны беренче чиратта, кешеләр белән эшләргә, хезмәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтәм.
 

Кайчандыр хезмәт юлын контролер булып башлаган Рәмзия ханым инде озак еллар пресс, термохимик эшкәртү участоклары мастеры вазифаларын башкара. Яраткан цехында эшләүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы, ярдәм итүче –профсоюз лидеры була. Аны ОТКга да чакырып карыйлар, әмма ул 27нче цехына тугры кала, бармый. Зур тәҗрибәле остаз буларак, яшьләрне үз канаты астына алып, эш нечкәлекләренә өйрәтә, төпле киңәшләрен бирә. Шуңадыр да аны хөрмәт итеп, яратып, үзара «мама Чоли» дип йөриләр. Рәмзия ханымның кызы да балалар тәрбияләү буенча ялга чыкканчы, шул ук цехта диспетчер булып эшли. Кияүләре, шулай ук, заводта хезмәт куя, мактау­лы наладчик.

Ә гомер эшләп кенә узмый, ул шәхси тормыш белән үрелеп бара. Шулай ук, кырык ел элек яңа гына хәрби хезмәттән кайт­кан Зеленодольск егете Фәрит үзенә яр итеп бер төркем кызлар арасыннан Рәмзияне сайлый.

«Бер юлы әни белән Ленин урамы буенча «Родина» кинотеатры ягына таба атлыйбыз һәм күзем шунда төзелә торган йортка төште дә, әни, минәйтәм, монда бәхетле кешеләр, нәчәлникләр генә яшәр инде, шундый матур урында, дим. Ышанасызмы-юкмы, шунда килен булып килдем һәм бүген дә шунда яшәп ятабыз», – дип елмаеп искә ала Рәмзия апа.

Алар ул белән кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде биш оныкларына сөенеп гомер итәләр.

Гаилә башлыгы да хатыны кебек үк, үз һөнәрен бик тә ярата – гомере буе ерак юлларга йөри, ягъни «дальнобойщик». Таркалганчы 6нчы АТПда эшли, аннары оешмалары Екатеринбургка күчә.

– Элек чит илләргә дә йөрде, хәзер дөньяда хәлләр үзгәргәч, Мәскәү, Урал якларына. Нишләтәсең, ярата юлны, отпускасы вакытында да машинасын сагынып бетә, – ди Рәмзия ханым. – Балалар үскәнне дә күрми калды шулай. Коляска этеп кешеләр парлашып йөриләр иде, ә мин берүзем. Ярый өйдә каенанам белән каенатам булды. Егерме ел яшәдек бергәләшеп (ике бүлмәле фатирда элек алтау идек, хәзер ирем командировкада вакытта берүзем калам). Каенатам Бөек Ватан сугышы ветераны иде, бер аяксыз, паралич та сукты. Әни үлгәч, тугыз ел яшәде, гаиләбез белән да карадык, тәрбияләдек. Без зурлар эштә булганда, балалар да карашты. Ашарга пешерергә, камыр изәргә, кул эшләренә каенанам өйрәтте. Нәрсә инде, егерме яшьлек кыз идем, «швейка»да тегүче булып эшләүче әниебез без өч баласына алай эш кушмады, укысыннар дигәндерме, ничек өлгергәндер үзе барына да.

Туксанынчы елларны хәтерлисездер, авыр булды бит, заказлар юк, хезмәт хакы юк, бөтен җирдә кыскартулар. Эшкә барабыз да, өч сәгать анысын-монысын иткән булабыз да, кайтарып җибәрәләр. Шул вакытта ул мине хәтта, тик утырма дип, йон эрләргә өйрәтте. Балаларны үзебез бәйләп киендердек. Мине чак кына кыскартмый калдылар. Профсоюз көчле иде ул елларда, чакырттылар. Гаилә хәле, балалар турында сораштылар. Иремнең дә хезмәт хакы юк, нишләргә, дип курык­тым. Ибраһимова дигән хатын-кыз иде профсоюз җитәкчесе, ике балалы кешене ничек эшсез калдырып була дип, ул яклап калды. Әгәр дә кыс­карткан булсалар, кая урнашкан булыр идем, белмим, әмма Сергода эшләп үткән гомергә бер дә үкенмим. Ул авыр чаклар онытылган. Заводка директор булып Радик Хәсәнов килеп эшли башлагач, бар да рәтләнде. Эш белән дә тәэмин итте, канәгатьләнерлек хезмәт хаклары да булды. Аңа барлык серголылар рәхмәтле, минемчә, биредә эшләүчеләр өчен бик тырыша. Хезмәт шартлары турында да кайгыр­та, туклану, ял итү – бер өлкә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Андый җитәкче кул астында эшләү ышанычлы. Дөньялар тыныч булсын да, эш булсын – калганы һәрберебезнең үз кулында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев