Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Клара Филиппова: "Исегез китмәс, мин генә язам!"

19.06.2018 ел да узып китте. Милли-мәдәниятебезнең иң авырткан урыны телләр мәсьәләсе, узган елның октярбреннән, эч авыртуы буларак, башланган җан өзгеч вакыйгага - 9 ай узып китсә дә без көткән һәм теләгән – “балабыз” дөньяга килми калды. Әле тагын 30 көн эчебезне уып - 10 ай көтәргә калды. Анда да “ӘНИ – Россиябез”- милләтләрнең ышанычын якларлык, таза-сау сәләмат “бала” бүләк итәрме яки милләткә - оппонент бала туармы?

 

Менә шулай, 10 айдан соң, “бала” гарип булып туса, Татарстаннан сайланган депутатларыбызга, Россия Дәүләт Думасында, ике аяклы урындык кына тәкъдим ителсә, ә егылып төшмәүләрен, Татарстан халкыннан башка, җайларга үзләренә калмасмы? Әйе, алар тәҗрибәле, җайлау-майлау якларын телебезне шушы хурлыклы дәрәҗәгә, ягъни “ВАЗ” кичерүгә кадәр китереп җиткерүгә (мин монда - БДИ канунын кабул итүләрен истә тотып искәртүем) булышканнар икән, димәк “урындык” позицияләрендә проблема булмаячак дип аңларга кирәктер. Алар, әле алдагы булачак сайлауларда да, ДЕПУТАТ булачаклар, чөнки безнең татар милләте - өммәтендәгеләр булганлыклары аркасында, тиз ышанучан да! Татар кешесе гомер-гомергә үзенең җитәкчелегенә табынган һәм каршы баруны “әдәпсезлек-тәртипсезлек” дип кабул иткәнгәдерме, шул ямьсез гадәть буыннан-буынга күчеп килә дә инде. Муены сынса-сына, телсез дә кала, ә түзә! Шуңа күрә дә инде узган гасырның 90 елларыннан башланган милли  телләр мәсьәләсе “Татарстанның гаебе” булып кала бирә. Чөнки Татарстан экономик яктан “донор” булса да, милли рухын, телен саклауда  “донор”лыктан калыша һәм татар милләте белән санлашу да – шуның кадәр генә! Ә бит – бу тирән кризиста яшь буынның язмышы, ягъни балалар бакчасы, мәктәп нинди базиста тәрбияләргә тиеш була соң? Татарстаныбызда бакча, мәктәп, гимназияләр яңача –Ауропа стилендә төзелә, ә - тел, үзебезнеке түгел!? Ата-анасы төзегән бакча, мәктәп - ана телен өйрәтә алмаган миллилекне, югары зәвыклы, үз өен, үз ата-анасын, Туган илен яратучы патриот тәрбияли аламы соң? Тирәнрәк уйлап карасаң, чыннан да, тел аралашу коралы гына түгел, ә яшәү рәвеше, яшәү кануны, уйлану дәрәҗәсе! Милли телләрне кысырыклау нәтиҗәсендә, күп кенә матур һәм дөнья бәясенә торырлык, акыллы идеяләр юкка чыгуын исәпкә дә алучыбыз юк. 

   - Мин, урыс мәктәбендә укыдым, безгә татарча өйрәтмәделәр. Ә өйдә әти-әнием татарча арлаштылар һәм мин аларны тыңлап, татарча сөйләшергә өйрәндем, әмма уйларым урысадан - татарча булды. Соңгы вакытларда Яшел Үзәндә татарча сөйләмгә игътибар бирә башладым. Күбрәк татарча уйларга тырышам һәм татарча, иркен, аралаша башладым. Быелгы Сабан туйга да бардым. Андагы татарча алып барулары, татрча бию-җырларын тыңлаганда минем тәнем буйлап, “каз тәне” чыгуын аңлата алырлык сүзләр таба алмыйм”-, дип сөйләде, таныш ханым һәм ирексездән, күз яшьләренә күмелде. Менә шулай, милли- аңны уяту тиз генә бирелми, аңны тәрбияләү өчен яшәү мохитенең таза-сау, үз урынында үз вакыты булуы да кирәк. Табигать тудырган - ӘДАМ баласы тойгы-кичерешләр, хыяллар, шатлык-кайгылар аша, борынгы әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрен үстерү шартларында, үз балаларына, тәрбия бирә. Менә шул традицион тәрбияне, телне бозуга башка чит затларның тыкшынырга ни хакы бар?

 Урта гасырлардан ук кешеләр арасындагы яшәештә тигезсезлекнең бозылуы аркасында – эксплуатация, ягьни мәҗбүри буйсындыру төшенчәсе барлыкка килгән. Эксплуатация өч характерда: матди, сәяси һәм идеологик яктан, ягъни беренчесе, ике ипинең берсен хуҗаңа бирү мәҗбри саналса, икенчесе, хуҗаңны сайлаганда синең тавыш бирүең тыелган булуы һәм өченчесе, син үз телеңдә сөйләшмәскә тиешлеге!  Иң авыры һәм сугыш-талашлар, менә шул, өченче – телнең тыюлуы аркасында булганлыгын тарихыбыз өйрәтсә, ә бүген дә, ул ямьсез күренешләрнең шаһиты булып яшәргә мәҗбүрбез. Ә бүгенге яшәешебездә ясалма катламнар тудырып, халык рухының иң нечкә кылларында уйнарга омтылу, киләчәк тормыш- көнкүрешебезгә карата куркыныч тудыра.

 Бүген 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган кайгылы көнебездә, киләчәк тормышның Кояшлы, шатлыклы, матур булуына омтылып яшәвебезне теләп, язмамны төгәллим.  Россия һәм Татарстан депутатлары бер өстәлгә утырып - 249 көннән соң (17.10.2017 – 19.07.2018) туасы “бала”ның чын “исем”ен, яшермичә, халык һәм милләтләр белән бергә кушсыннар иде. Ә ул халыкларны рәнҗетмичә, мыскылланмаган һәм барыбызны да канәгатьләндерә торган акыллы чишелеш табылуын көтеп калабыз.

Ветеран укытучы, мәдәният хезмәткәре, публицист

К.М.Филиппова.     22.06.2018 ел.  

Фото https://realnoevremya.ru

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: