Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көнбагыш маенда күсе агуы...

Ульян өлкәсендә ике кеше көнбагыш мае белән агуланып үлгән. Анализлар күрсәткәнчә, майда күсе агуы булган.

Хастаханәгә зыян күргән җиде кеше китерелгән инде. Тикшерү комитеты бу хәл буенча тикшерү башлады. Зарар күргән кешеләр сүзләренә караганда, алар майны танышлары арасында сәүдә итүчедән алганнар. Әлеге кеше үзе "май чыгарып" сата икән. Чималны элеге эшкуар таныш фермерыннан алып җитештергән.
Кайбер фикерләргә караганда, күсе агуы фермер тарафыннан көнбагыш симәнәсе сакланышы өчен кулланылган яисә алар бер-берсенә якын торганнар. 
Сакланганны алла саклар дигән, шуңа күрә теләсә кемнән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алмаска тырышыгыз. Чөнки әлеге чималның ничек, нәрсәдән ясалганын хәтта сатучы да белми. Иң яхшысы, ризыкны ышанычлы кибетләрдән сатып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев