Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көмешкә – көмешкә инде ул, бәлеш түгел

Хәзерге вакытта үз эшен ачып җибәрүчеләрне теркәлергә һәм салым түләргә чакыралар.

Бу дәүләт өчен дә, халык өчен дә уңайлы һәм аңлаешлы. Курка-курка итәк астыннан эш итеп ятмыйсың. Әмма, бу закон өендә көмешкә җитештереп сатучыларга кагылмый. Моны барыбыз да бик яхшы белә. Өчпочмак яисә торт ясап сатып акча эшлә, фрилансер (ирекле эшмәкәр) бул, яисә ниндидер хезмәт күрсәт – рәхим итеп теркәл генә. Теләге һәм осталыгы булган кешегә мөмкинлекләр чиксез. Торт ясап сатып машина алучыларны да ишеткән бар. 
Яшел Үзән районында яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз, мәсәлән, бәлешкә тотынмаган, ә көмешкә ясап сату кебек законсыз эшкә керешкән. Алкогольле эчемлекне «итәк астыннан» сатуның тыелганлыгын һәм аның өчен административ җәза да каралганлыгын бик яхшы белсә дә. Шулай сата торгач, ул закон сакчылары игътибарына эләгә һәм аңа ике тапкыр 15әр мең сум штраф та салына. Әмма, бу өлкән яшьтәге ханым гыйбадәтханәгә йөрисе, дин юлына басып, тәүбә итәсе урынга, кыңгыр эшен дәвам итә. Белгәнебезчә, кыңгыр гамәл кырык елдан соң да сизелә. Өченче тапкыр ул агымдагы елның маенда, күршесенә 0,45 литр эчемлекне 100 сумга сатканда, тотыла. Экспертизага ярашлы рәвештә, бу спиртлы эчемлек ГОСТ таләбенә ярашмый, чөнки этил спирты анда 33,6 процент кына була. 
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова сөйләвенчә, гаепләнүче, ниш ләсен, соң булса да үз гаебен таный, пенсиясе аз булу сәбәпле, көмешкә ясап сатуын да яшерми. Законсыз эш итүне белүен, алдагы салынган штрафларын вакытында түләвен дә җиткерә. 
Суд пенсионерның үз гаебен тануын, тәүбә итүен һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып, хөкем карарын йомшарта һәм аны 30 мең сум күләмендә штрафка тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев