Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Көмеш яшь"тәге актив яшел үзәнлеләрне «Син супер! 60+» проектында катнашырга чакыралар

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы mtsz_rt НТВ Телекомпаниясе ntvru «Син супер! 60+» проектының икенче сезонына кастинг игълан итүе турында җиткерә.

Проектта вокал сәләтенә ия булган, картлар йортларында, махсус интернатларда, социаль яклау органнары күзәтүе астында яшәүче талантлы кешеләр, шулай ук туганнары һәм якыннары кайгыртуыннан мәхрүм калган ялгыз пенсионерлар катнаша ала.

Проектта катнашучылар кастинг вакытында читтән торып сайлап алыначак.
Алга таба бәйге Мәскәүдә узачак. Катнашучыларның юл йөрү, яшәү һәм туклану чыгымнарын НТВ телеканалы үз өстенә ала.

Конкурска гаризалар агымдагы елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат «Ты супер! 60+» Положениесендә (Кушымта) язылган. Тулырак мәгълүмат өчен vorontsova-tv@mail.rueliseeva55@yandex.ru. электрон почта адресына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев