«Көмеш кыңгырау» дусларын җыйды
Әйшә урта мәктәбендә «Көмеш кыңгырау» газетасы дусларын җыйды.
Анда ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шулай ук күп еллар «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Факил абый Сафин, редакциянең башка хезмәткәрләре катнашты. Очрашу язучы һәм журналистның тормыш юлына күзәтү ясау белән башланып китте, ә танышу Факил абыйның балалар өчен язылган шигырьләре белән үрелеп барды. Без кунагыбызның тормыш юлын күзәткәндә, аның журналистика белән җыр-моңны бергә алып баручы уникаль шәхес икәнлеген аңладык. Факил абыйны үзебезнең кичәбездә төрле яктан күрсәтеп китәргә тырыштык, шуңа күрә очрашуыбыз җыр-моң белән үрелеп барды. Язучының балалар өчен иҗат ителгән искиткеч матур шигырьләрен яттан сөйләнелде, шулай ук аның сүзләренә язылган җырлар сәхнәдә яңгырады. Укучылар әлеге чарага бик ныклап әзерләнделәр, чөнки чын язучы белән журналистларны күрү бәхете сирәк күренеш.
«Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәре Лилия Фәттәхова укучыларга газетаның тарихы, аның кызыклы сәхифәләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Килгән кунаклар, якыннанрак танышу өчен, укучыларга күп итеп газеталар алып килгән иде. Чарада катнашкан һәрбер балага газета, аның хезмәткәрләре белән танышу мөмкинлеге булды. Без әле «Көмеш кыңгырау» газетасы язмалары белән дәрестә дә танышуыбызны дәвам итәрбез.
Чараның йомгаклау өлешендә китаплар һәм газеталар укырга яратучы, республика күләмендә үткәрелә торган «Әдәби марафонда» да катнашучы, мәктәбебезнең III сыйныф укучысы Сәмирә Маннапова дусларына һәм сыйныфташларына татар матбугатына язылырга кирәк дигән тәкъдиме белән чыкты.
Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев