Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Клубы булса, авыл җанлы әле

Күгәй авылы җирлеге җыеннары хәзер тыныч кына, тавыш-гаугасыз узып китә. Былтыргысы да шулай истә калган. Халыкның активлыгы кимедеме, әллә инде бөтен бәхәсләргә нокта куелдымы? Анысын тәгаен гына әйтеп булмый. Нигездә биредә җир мәсьәләләре күтәрелә торган иде.

Җыен көн тәртибе буенча барды. Халыкны тыңларга район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова килгән иде. Җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова ясаган 2018 елга хисап чыгышына караганда, алар халык мәнфәгатен кайгыртуны беренче урынга куеп, хәл итә алмаганнарын район ярдәмендә эшләргә тырышкан. Дүрт авылны берләштергән бу җирлектә халыкның иң күбесе Күгәйдә яши – 432 кеше. Иң азы  Рус Исламында – 2 кеше. Әмма ике генә кеше яшәсә дә, авылга хезмәт күрсәтергә кирәк. 
Былтыр  Күгәйдә яңа ФАП ачылу  – уңай яңалыкларның берсе.  Ә быел  рес­публика программасы буенча мәдәният йорты төзүне планлаштыралар. Хәтта урынын да билгеләп куйганнар инде.  Ничек шуннан авыл төзекләнми дип әйтәсең. Иске клуб җитешсезлекләреннән арыган инде халык. Форсаттан файдаланып, шуны әйтеп узам: республикада ел саен һәр районда 1әр клуб һәм ФАП төзелеп, шуның кадәренә ремонт ясала. Артыгы  – юк. Эләксәң – бик яхшы.  Шулай булгач,  күгәйлеләргә бәхет елмайган. Ә районда клуб белән ФАП кирәк булган авыллар бик күп. Күршедә генә дә ярым җимерек хәлдәгеләре бар.  
Җирлекнең яшәеше һәм киләчәге  аның бюджетына турыдан-туры бәйле. 2018 ел да искәрмә булмаган. Әмма ул монда күбрәк дотациядән торса да,  җыелган салымнар да зур роль уйный. 
– Үзебезнең табыш планда каралганнан арттырып, ягъни 122 процентка үтәлде, – дип нәтиҗә ясады авыл җирлеге башлыгы. – Әйтик, җир салымы  планлаштырганнан артыграк җыелды. НДФЛ буенча да шуны ук әйтергә була. Шул җыелган акча исәбеннән электр энергиясе, телефон, авыл Советы җирләре (клуб, стадион, су башнясы җирләре) өчен һәм башка хезмәтләргә түләнде. Әмма  арабызда салым түләмәүчеләр дә бар. Аларны катгый рәвештә кисәтәсем килә: тикшертегез һәм түләгез! Списать ителер әле дип башыгызга да китермәгез. Башка юл юк!
Авыл җирендә үзсалым акчасының  җыелу-җыелмавы да бик мөһим. Чөнки халык биргән бер сумга респуб­лика бюджетыннан 4 сум бирелә һәм аның исәбеннән җирлекләрдә шактый эшләр башкарып чыгарга була. Мәсәлән, мәңгелек сорау – юллар салу һәм төзәтү. Референдум нигезендә монда бу акча һәр кешедән 250 сумнан билгеләнгән.

Тулырак язманы газетаның чәршәмбе санында укырга мөмкин (№12).

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев