Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялганлаган өчен 300 сәгатьлек эш

РФ Җинаятьләр Кодексында кылынган җинаять турында ялган мәгълүмат җиткерүчегә аерым маддә каралган. Шуңа күрә, хокук сакчылары гаепләнүчеләрдән яисә шаһитлардан сорау алган вакытта бу хакта, ягъни җаваплылык каралуын һәрвакыт кисәтә.

Әмма җинаять кылучыларны бу туктатмый. Менә шулай, 34 яшьлек яшел үзәнле, кызганычка, үзен аклар өчен полицейскийларга ялган сөйләве аркасында гаепләнә (РФ ҖКның 306нчы маддәсенең 1нче өлеше). Гаепләнүче узган елның апрелендә полициягә үзенең «Лада Гранта» машинасының урлануы турында хәбәр итә. Аның гаризасы буенча үткәрелгән тикшерү барышында бөтенләй башка фактлар калкып чыга.

Автомобильнең бу кешенең руль артында исерек килеш тотылуы сәбәпле махсус штраф тукталышка илтеп куелганлыгы, ә үзенең медицина тикшерүе узудан баш тартканлыгы ачыклана. Шулай итеп, аның гамәлләрендә административ хокук бозу составы табыла. Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова хәбәр итүенчә, ачыкланган мәгълүматлар булуга карамастан, хөкем ителүче үз гаебен танымый.

Нәтиҗәдә, суд гаеп ләү карарын тикшерелгән дәлилләрдән чыгып, чыгара. Җәза билгеләгәндә суд бу ирнең кече яшьтәге балалары булуны йомшартучы шарт дип таный һәм җинаять-башкарма инспекциясе белән килешенеп, җирле үзидарә органы билгеләгән урыннарда 300 сәгать мәҗбүри эш билгели. Шулай итеп, гаепләнүче эзен никадәр генә яшермәкче булса да, җәзадан кача алмый. Кыңгыр гамәлләр кылудан аны мәҗбүри хезмәт туктатса гына инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев