Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көлне ташлама, файдалы ашлама

Кыш буе ягылган мунча мичегездә калган көлләрне чыгарып түкмисездер, дип ышанасы килә. Чөнки, ул бик файдалы ашлама һәм аны куллану чоры җитә.

1.Көл – үсемлекләрне тукландыра.
Аңарда азот юк, әмма утызга якын элемент бар: калий, кальций, магний, тимер, кремний, фосфор, күкерт, бор, марганец һ.б. Көл калийлы-фосфорлы ашламаны алыштыра ала. Агач һәм салам көлләренең икесендә элементлар төрле күләмдә. Саламныкында туклык лы матдәләр күбрәк. Бер стакан агач көлендә 3 гр фосфор, 8 гр калий һәм 25 гр кальций бар, ә саламныкында фосфор 5-6 гр, калий 10-16 гр.
Туфракны көл белән яз көне ашласаң яхшырак, бигрәк тә комлы җирне. Шулай да чама белән генә (1 кв.м – 1 стакан), артык ка китсә, җирдә яшәүчеләргә зыян китерә (мәсәлән, суалчаннарга), ни дисәң дә, көл – агрессив селте бит.
Туфракны даими рәвештә көл белән туендыру, агач, куак, чәчәк төпләренә сибү – үсемлекләрнең авыруларга һәм начар һава шартларына каршы торучанлыгын арттыра. Ә көл белән ашлаганнан соң, аларның яфраклары, бет һәм башка вак зыян салучыларның тешләре үтмәслек каты була.

2.Көл ярдәмендә корткычларга каршы көрәшергә мөмкин.
Көл – үсемлекләргә зыян салучыларны, корткычларны үтерми, әмма ул аларга ошамый, алар ярата торган мохитне боза һәм яфракларны тупас итә.
Корткычларга каршы, үсемлекләрне 100 гр иләнгән көл салынган
10 л суның бер тәүлек төнәтелгән катнашмасы белән коендыралар. Мондый душны кәбес тә, карлыган һәм слива ярата.
Зур концентрациядәге (1 кв.м җиргә 1 кг) көл проволочникны юк итәргә сәләтле, дигән фикер дә яши.

3. Көл – яшелчәләрне сак лаганда черүдән профилактика чарасы.
Яшелчәләрнең киселгән урыннарына көл сибегез. Ул өслекне корыта һәм зарарлануга юлны яба.
Шулай ук, кышка саклау га куелачак яшелчәләрне (бәрәңге, чөгендер, кишер) көл белән «пудраласагыз» бик яхшы. Алар яхшырак сакланачак.

4. Көл – орлыкларның яхшы тишелүенә һәм үсентеләрнең нык булуына ярдәм итә.
Чәчәр алдыннан, орлыкларны 1 л суга 2 аш кашыгы салып ике тәүлек төнәтелгән һәм сөзелгән катнашмада җебетеп алалар. Шул ук катнашма белән яшелчә һәм чәчәк культуралары үсентеләрен ашлыйлар.

5.Көл – туфракның структурасын яхшырта һәм компостны баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев