Көлмә, димен, дөнья бу...
Яшәеш

Көлмә, димен, дөнья бу...

Һәр мәзәк төбендә хаклык ята...

Матурлык салоны ишегендә игълан: “Барыгыз да сак һәм игътибарлы булыгыз! Безнең салоннан чыккан чибәркәйләр белән танышмагыз, чөнки аның сезнең әбиегез булуы бар!”

********

Хатын-кызлар – гөмбә кебек. Иң матурлары еш кына иң агулысы булып чыга.

********

Казинога барганда иң матур трусигыңны ки, чөнки кайтканда бары тик шуның белән генә калуың бар.

********

Хатыны рульдә, ир янында. ЮХИДИ засадасын узгач ир хатынына:

-Каршыга килүчеләрне кисәтеп, моргать ит әле... Әй, Аллам, күзләрең белән түгел бит инде, җә!

 


Нет комментариев