Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңлем шатлыкка күмелә

"Яшел Үзән" газетасына һәм сайтына тәкъдим итәргә булдым әле.

Чөнки иң беренче балаларым котлаганнан соң, Яшел Үзән мунииципаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Валиевна Афанасьева өемдә - Укытучылар көне белән котлавы - 2012 елдан бирле ел саен дәвам итүе, нечкә, баларча күңелемне шатлыкка күмә. 
 Хөрмәтле Раиса Валиевна!
Сезнең белән 2011 елдан иҗтимагый эш төялгән "арба"ны сикәлтәле, чокырлы-чоңгыллы юллар аша бергәләп тартып баруыбызга да җиде ел тулды. Шушы чор эчендә минем белән хезмәттәшлек итүегездә, тынгысызлык тудырума каршылык күрсәтмичә, үзегезгә зыян салынса да, олы йөрәкле, кешелекле булуыгыз аркасында, милли-мәдәни эшебездә ярдәм итүегез белән бик күп изге эшләр башкарылды. Күпме яңалык, күпме язучы, артистлар һәм башка иҗади шәхесләр белән очрашулар гына түгел, ә балалар, укучылар, ата-аналар арасындагы дусларча аңлашулар, халкыбызның дөньяга карашын, активлыгын арттырды. А.Пушкин, Г.Тукайның, К.Насыйриның һ.б. дөньяга танылган күренекле, мәңге онытылмас шәхесләребезнең юбилей кичәләрен оештырып мәктәп коллективлары үзләренең иҗат чараларын профессионал дәрәҗәдә халыкка, укучыларыбызга күрсәттеләр. Санап бетергесез изге иҗади хезмәтнең башы Сездән башланды һәм бүген дә дәвам итә. Бүгенге форсаттан файдаланып, СЕЗГӘ бәхетле, таза - сау, тигез тормыш һәм авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә югары үрләр теләп, шушы чәчәк букетларыгызга һәм бүләкләрегезгә зуууур РӘХМӘТләрем барып ирешүен  - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙМ һәм ОЗЫН ГОМЕРЛӘР  ТЕЛИМ.

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе К.М.Филиппова.
05.10.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев