Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Клара Филиппова: "Нигә шундый соң без?"

“Башың булса буш капчык, нәрсә салсаң – шул тансык”,- дигән халык әйтеменә таянып, яңа туган фикеремне аңлатмакчы булам да, тагын бик озынга китәрме инде, чөнки темасы бик җитди.

Нишләптер, кыласы гамәлләребезнең ахырын уйлап бетермәгәнгәме, үзебез дә ышанып җитмәгән килеш зурдан-зур чаралар оештырып, халыкны ышандырырга мәҗбүр итәбез. Мәсәлән, чирек гасыр буена байраклар күтәреп, селтәнеп “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бара. Татарча сөйләшәбезме соң? Әллә, бу гамәл, үзмкасатмы? Авыл төбәкләренең үзенчәлегенә карап төрле һәм кирәкле темада концепция тәкъдим итеп, фәнчә эшләнгән – “Татар мәктәбең бармы?” “Сиңа нинди тел якын?” “Син үзең кем баласы?” “Җиде бабаңны беләсеңме” “Капка төбем-күңел гөлем” һ.б.тагын да үтемлерәк яңа проект эшләп булмыймы? Татар телеңдә мәктәбең булмаган заманда татарча сөйләшү кемгә кирәк соң? Балаңның бүгенге хәлатенә төшенмичә, аны нәрсәгәдер омтылдырып буламы? Гадәттә, күргәнебезчә, мәктәптән 10-15 ләп укучыларга “Мин татарча сөйләшәм” плакатын күтәртеп елына бер мәртәбә кибетләргә кереп чыгабыз да, бик күп эш майтаргандай, ел буена шуны күрсәтәбез, сөйлибез, әмма нәтиҗәсе, татар мәктәпләре ябыла, чөнки ун ел эчендә генә дә Татарстанда 4500 авыл бетсә, 44000 кешегә кимегән.

Шунысы, бик үзенчәлекле, өй салганда иң беренче итеп өске бүрәнәсен, ә аннары фундаментсыз гына аска таба бүрәнәләрне төзеп кую мөмкин түгеллеген аңласак та, рухи – идеологик чараларыбызда, нәкъ шуңа ошашлы – нигезсез катның өске “кирпичен” иң беренче итеп салырга омтылабыз.

Шәхсән, мин, акылсызлыгым аркасында үземә көйсез булса да, фәнни нигезгә таянган ситемалы хезмәтне оештырырга яратам һәм гомерем буена (1939 елда туганмын) шулай эшлим дә. Яшь чакларымда (1965-1975)–Арчада Г.Тукайның туган көннәренә багышлап, кыш буенча әзерләнеп, иҗади отчётлар, ә июньнең беренче якшәмбесендә ел саен, берничә меңләгән кешедән торган үзешчәннәрнең катнашында Җыр бәйрәмнәрен уздырдык. Әле бүген дә аның эзләре саклана, ә халык ул турыда ялкынланып сөйләсә дә, тирә-юнебезгә бәя бирүче өстәгеләр “телсез.” Шулай “матуррак!” Ә, югыйсә, авылларны саклауның һәм яшьләрне үз туган нигезендә калдыруның иң үтемле юлы дияр идем.

Гомеремнең узганы һәм бүгенгесе Яшел Үзән муниципаль районында ата-аналар җыелышларын балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ә авылларда халык җыеп милли-мәдәниятнең үсешен тәэмин итү өлкәсендә өч төп юнәлештә:

Беренчесе, телне үсерү, камилләштерү, гореф-гадәтләребезне саклау;

Икенчесе, Г.Тукайның туганнары яшәгән төбәк буларак, иҗади мирасын мәңгеләштерү;

Өченчесе, авылларыбызны саклап калу буенча, утыз елдан артык бушка иҗади хезмәтебезне куябыз. Әмма аерым шәхес куйган ирекле, файдалы хезмәт бюрокротик системада кыйммәтен югалта гына түгел, ә гади халык

массаларына һәм яшь буыннарга да кире йогынты ясый. Ачык мисалы буларак мин алтмыш биш ел иҗади хезмәт башкарсам да, түшем буп-буш, ягъни бер билгем дә һәм мактаулы исемнәрем дә юк. Ә нигәдер, минем исем дә китми, тик балаларым һәм таныш-дусларым гына…

Иң гаҗәбе, 2015 елның июнендә Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге оештырган, (җитәкчесе К.М.Филиппова) Арча - Яшел Үзән арасында мәдәни багланышларыбызны алмашыну максатыннан -“Тукай күпере” проекты кысаларында, республикабызның күренекле кунакларын чакырып, тарихи Бәчек авылында Г.Тукайның иң сөекле апасы - Бибисаҗидә (1941-1956) яшәгән һәм аның кызы - Өммеһания (1941-1975) мәктәп директоры булып эшләгән шәхесләребезне олылау йөзеннән зур очрашу оештырдык. Бу тарихи төбәкне тирәнтен өйрәнү кирәклеген, Бәчек авыл халкы алдында зур-зур шәхесләребезнең сөйләүләре безне шатландырды. Әмма, шушы ук елның август аенда Дәүләт Советы комитетыннан, Татарстан мәгариф министрлыгыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгыннан, Яшел Үзән башкарма комитеты мәгариф идарәсе исеменнән – барлыгы дүрт хат, минем исемгә, килеп керде. Анда “ Бәчек мәктәбендә өч укучы өчен генә мәктәп тоту, бюджет акчасын файдасызга әрәм итү була”,- дигән төшенчә имзаланган. Бер уйласаң, чыннан да, акыллы тәкъдим, ә менә шул өч укучының берсе безне киләчәктә шатландыра алырлык шәхес тәрбияләнергә мөмкинлеген уйлау, гуманлы булмас иде микән, дигән фикерем башыма йөгерде. Аннары һәр өй саен икешәр-өчәр кыйммәтле машиналар капка төбенңдә торганда, авылыңда мәктәп булмасын әле!?!

Тиз арада, авыл халкы активистлары белән илледән артык имза җыеп, иртүк үзебезнең Президентыбыз Р.Н. Миңнехановка киттем. Ярдәмчесе янында шактый гына вакыт аңлашулар булды һәм тарихи Бәчек мәктәбен саклап кала алдык.

Казанда узган дөнья хатын-кызлары форумыннан “Ватаным Татарстан” газетасының танылган, әйдәп баручы - чын журналисты – Римма Бикмөхәммәтова “ВТ”, № 54, 15.04. 2017 ел газета санында “Балаларны аз табасыз” мәкаләсендә язганча “милли мәктәпләр саны, авылларның бетә баруы, туган тел урынына урыс теленең өстенлек итүен киметү турында җитди сөйләшү килеп чыкмады”,- дигән мәгънәле язма белән кем генә килешмәс икән. Авылда, җир булса да эш таба алмыйча, Җир-Анабызның җылы, тәмле исен тоймаган буын үстереп, мәктәпсез, клубсыз, юлсыз картаеп бара торган авылларда 70-80 яшьтәге әби-бабайлардан бала таптыру ысулларын эзликме инде әллә? Нигә шулай соң, без?

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

К.М.Филиппова.

12.05.2017 ел.

 

 

 

Фото http://kazanutlary.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: