Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Клара Филиппова: Мәгариф мәдәниятлеме?

(Үткәннәр сагындыра) Менә бу, чыннан да, гаҗәп сорау. Ничек инде мәгариф мәдәниятле булмасын ди, һәрхәлдә, мәдәниятле!?

 

Шушы, сорау белән җавап арасында икеләнеп фикер йөртүче укучылар өчен ниндидер шикләнү калдырмыйча, яшәешебездә узган һәм булган кайбер бүгенге вакыйгалар аша, мәгарифебезнең мәдәниятлеме әллә башкачаракмы икәнен аңлашырга тырышырбыз. Әмма, бу, бик авыр да, катлаулы да һәм аңлашып та булмас төсле.

Дөньядагы барлык халыклар, кем генә булмасын һәм кайда гына эшләмәсен - һәрбарчасы, мәгариф йортларында белем һәм тәрбия алган акыл ияләре. Күп очракларда узган чордагы һәм бүгенге мәктәп тормышын чагыштырып карау табигый да һәм дөрес тә алым. Һәрбер заманның мәктәп язмышы шул вакытның мәдәниятенә бәйле, ә мәдәният тормышы материал байлыгыннан чыгып билгеләнә. Әллә ни өчен “ипи булса, җыр да була” димиләрдер. Әйе, җыр ул – күңел байлыгы, күңел хушлыгы, дөнья хозурлыгы. (“Песня – строить и жить помогает”) Сорау туа: бүгенге мәктәп җырлыймы әллә елыймы? Җырлыйлар!!! “Йолдызлык” тапшырулары гөрләп уза диялек җирлек бар, әмма системалы рәвештә җыр һәм бию сәнгатенә, мәктәпләрдә, балаларны дәрес буларак, җыр-биюгә өйрәтү юк дәрәҗәсендә. Узган гасырның 50 нче елларында уку-укыту программаларында атнага өч сәгать җыр һәм бию дәресләре керә иде.

Кыскасы, бүгенге мәктәп укучылары һәм укытучылары клубларга еш йөриме? Әйе, Яшел Үзән районы авылларында үзешчән сәнгатькә гашыйк булган укытучылар бардыр, ә, мин, бүген бу очракта бик күп еллар буе газета-журнал битләрендә һәм башка масса-күләм мәгълумат чараларында кызыксынып барсам да, аерып әйтерлек уңай һәм тискәре мисаллар китерә алмыйм. Мине дөрес кабул итүегезгә ышанып калам. Чөнки авыл интеллигенциясенең, җыр-биюгә, активлыгын яктыртуга укытучыларның да, җәмәгатьчелекнең дә игътибары тиешле дәрәҗәдә димәс идем. Мәдәният өлкәсендә югары белемле белгеч булсам да, рухи мәдәниятнең төсен дә, күләмен дә, озынлыгын да әйтеп бирү мөмкин юклыгын, һәрберебез дә аңлыйбыз, әмма ул кеше күңеленең иң тирән җирендә урнашса да, мәдәниятебездә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын әйтеп бирү сәлатебез барлыгына куанам да һәм кайвакытларда кайгырам да!

Ә, узган гасырның 60-80 елларында, мин үзем укытучы буларак, авылдагы мәктәп укытучыларының мәдәният өлкәсендәге активлыклары турында берничә сүз.

Минзәлә районы, Тойгузино сигезъеллык авыл мәктәбендә (1963-1965 уку елында) биология-химия укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе булып эшли башладым. Авыл матур, зур һәм балалар да бик күп: укытучылар, пионер вожатые, башка ярдәмче белгечләр белән бергә, беренче эшем итеп, авыл клубында, мәктәпнең зур хорын оештырып авыл халкына, концерт күрсәттек. Аннары авыл

үзешчәннәрен туплап, укытучылар белән бергә, тирә-күрше авылларда, кичләрен, клубларында лекция-концерт,спектакльләр куеп, системалы рәвештә мәдәни хезмәт күрсәтә идек. Биш авылны берләштерүче “Кама” колзозының комсомолларын җыеп ВЛКСМ партиясенең башлангыч секретаре итеп сайласалар, ә мәктәптә укытучылар коллективының профсоюз оешмасы рәисе вазыйфаларын башкарырга туры килде. 1964 - Яңа елны каршы алу кичәсен әйләнмәле “Чыршы” бизәп, халыкка зур бал-маскарад оештырылгач, авыл халкы һәм балаларның шатлануы күз алдында бүген дә саклана. Ихластан бирелеп авыл халкына, укучыларга күрсәткән хезмәтемне күреп, Минзәлә районы башкарма комитеты мәдәният бүлегенә инспектор, ә аннары (05.08.1966) Арча районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире итеп җибәрделәр. Беренче көннән үк “Мәдәният айлыгы”н уздыру турында район югары җитәкчелегенең рәсми карары кабул ителде. Райондагы барлык мәктәп укытучылары һәм укучылар коллективыннан, авыл үзешчәннәреннән торган һәр колхозның үз хоры район смотрларында чыгыш ясау максат итеп куелды. Районда һәр елны июнь аеның беренче якшәмбесендә традицион Җыр бәйрәмнәре уздырылды. Ике меңләгән үзешчәннәрдән торган районның җыелма хоры, язгы кыр эшләреннән соң, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен олылау белән бергә, Г.Тукай һәм В.И.Ленин туган көннәренә милли-мәдәни мирасыбыз үсешенә багышланган бер йомгаклау чарасы да булды. Бу, масса-күләм мәдәни чараларның башында мәктәп директорлары булса, ә

укытучылары, укучылары һәм ата-аналар да актив катнашты.

1986 ел. Апас районы урта мәктәбендә эшләгән (1975 – 1986) чагымда коточарлык вакыйга – Чернобыль атом станциясендә зур шартлау һәм аның Г.Тукай туган көн – 26 апрельдә булуы мине бик зур борчуга салды. Нишләргә? Мәктәп директоры белән киңәшләшеп үземнең сыйныф укучылары белән төзелеш оешмаларының берсенә барып көчебездән килгән хезмәтне, ягъни Г.Тукай иҗатына багышланган концерт программасын башкарудан кергән акчаны “Чернобыль фонды”на күчердек. Мәктәптә үзешчән хор, бию-җыр коллективларының булмавына һәм масса-күләм мәдәни чараларда укытучыларның катнашмауларына борчылып партия, просоюз җыелышларында, укучы балаларга мәдәни тәрбиянең аз бирелүенә карата, чыгышлар ясадым. Әмма...

Булып узган вакыйгалар, кеше факторына бәйле булганга күрә, мине, фән дөньясына этәрде. Апастан Яшел Үзән шәһәренә күчеп килгәндә “Тәрбия-аннары белемнәр суммасы” дигән тема белән шәһәрнең 10 нчы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, 10 сыйныф җитәкчесе вазыйфасына керештем. Зур, урысча урта белем бирү мәктәбе буларак, 100 гә якын профессиональ югарылыктагы, укытучылар коллективына килеп кушылдым. Монда да матур, һәр елны тулыландырылып тора торган, оешкан хор, бию-җыр коллективы булырга тиеш тә, әмма бу турыда берәүнең дә кызыксынганы да һәм сораганы да юк. Укучыларны җыр-бию сәнгатенә

өйрәтү дә үз агымына куелган. Шәһәребездә 12 урта катнаш мәктәбендә ел саен диярлек милли-мәдәни мирасыбызга аерым бер игътибар бирелсә, ягъни мәдәният идарәсе кызыксынса, мәктәпләрнең потенциаль көче җитәрлек кенә түгел, хаттә халкыбызны мәдәният дөньясында җырлап-биеп, матур һәм актив яшәтү мөмкинлеге дә булыр иде. Мәктәпләрнең бүгенге хәлләренә килгәндә укытучыларның халык арасында эшләрлек, укучыларга мәдәниятле тәрбия бирерлек, вакытлары юк. Чөнки һәр предметник, ягъни һәр аерым фәннәрне укытучы югарыдагы мәгариф министрлыгы тарафыннан җиткерелгән, отчёт эшләре белән мәшгуль. Сыйныф җитәкчеләренең китап-дәфтәргә, сыйныф кабинетын ремонтлауга, җиһазлауга акча җыйнау мәшәкатьләре, грант билгеләү шартлары буенча кәгазьләрне тутыру һ.б. бик күп шундый хезмәтләр аркасында, укытучының балаларны мәдәниятле итеп тәрбияләү өчен кирәкле вакытларын йотып алганлыктан, укытучы үзе дә һәм укучылары да мәдәнияттән ераклаша баралар. Ахыр чиктә тормышыбызда активлык күрсәтүче балаларыбыз елдан-ел кими бара да инде. Алтын бәясенә тиң акыл ияләре, мәктәпне тәмамлагач, чит илләргә китү юлын сайлыйлар. Мин бу язмамда укытучыларны тәңкыйтьләргә җыенмыйм, әмма тормышыбызда материал байлыкка омтылу инстенкты тәрбияләнүе генә борчый. Бу шәһәрдә фәнни эшемнең дәвамы буларак, “Яшел Үзән районының тарихы һәм милли-мәдәни проблемалары” дигән темада дәвам итеп район һәм шәһәр мәктәбе коллективлары ярдәмендә

йөздән артык проектлар булдырып эшләргә тырышабыз, әмма мәгарифебезнең мәдәнияттән читтәрәк калуы гына күңелне брочуга сала. Бер мисал: 2013-2017 еллар аралыгында ике зур проект, ягъни мәктәпләрдә “Тел милләтнең анасы”, ә балалар бакчаларында “ Балаң бәхете телеңдә” дигән темаларда татар балаларының ата-аналар җыелышларын уздырып йөргәндә мәгариф идарәсенең җаваплы белгечләре безнең эш вакты 8 сәгать кенә дип кичке җыелышларга катнашудан елый-елый баш тартып, бармый калдылар. Әмма ата-аналар җыелышларын зур активлык шартларында оештырган һәм алдынгылык күрсәкән мәктәп директорларына, укытучы һәм тәрбиячеләргә бирелгән акчалата призларны үзләрнә үзләштерүләрен нинди “мәдәният”кә сыйдырып була? Мондый ямьсез күренешләр Яшел Үзәндә генә булса җиңеп тә булыр иде, ә соңгы чирек гасырдан артык вакыт аралыгында укытучылар коллективы, укучылары белән бергә, элекке активлыгын югалта бара дип әйтерлек тәҗрибәм бар.

Бу язмамны бик шикләнеп кенә башласам да, төп әйтергә теләгән фикеремне, укучыларым күңеленә ирештердем төсле һәм Д.С.Лихачевның сүзләре белән төгәллисем килә:

“Любовь к родному краю и культуре, знание его истории – основа, на которой только и может осуществляться рост духовной культуры всего общества”

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдни үзәге җитәкчесе

К.М.Филиппова.

18.03.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автору - Молодец!

    Теги:

    2
    X