Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күкрәктә яман шеш булдырмас өчен нәрсә эшләргә?

Америка галимнәре артык авырлык булмау, спорт белән шөгыльләнү, алкогольдән баш тарту һәм дөрес туклану яман шеш килеп чыгу ихтималын берничә тапкырга киметә, дигән нәтиҗәгә килгән.

Күкрәктәге яман шеш авыруының хатын-кызлар арасында бөтендөнья буенча иң киң таралган онкологик чир икәнлеге билгеле. Америка галимнәре ачыклаганча, 30% тан артык бәхетсез очракны булдырмый калырга мөмкин булыр иде, тик дөрес яшәү рәвеше алып барган очракта гына.
Утро.ру сайты язганча, менопауза чорында артык авырлыктагы хатын-кызларда күкрәктә яман шеш барлыкка килү куркынычы 1,5-ике тапкырга арта.
Ә менә даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү күкрәк шеше килеп чыгу ихтималын шактый киметә икән. Медиклар фикеренчә, спорт белән шөгыльләнеп авыруның һәр сигезенче очрагын булдырмый калырга мөмкин.
Шуңа игьтибарны юнәлтик, алкоголь-яман шеш күзәнәкләренең үсеш ихтималын арттыра торган канцероген булып тора. Хатын-кыз күбрәк салырга ярата икән, димәк, яман чир барлыкка килү куркынычы кискен арта.
Шулай ук дөрес туклану да зур әһәмияткә ия. Табиблар рационга яшелчәне мөмкин кадәр күбрәк
кертергә киңәш итә. Крахмал булмаганнарына игьтибарны юнәлтергә кирәк. Тикшеренүчеләр раслаганча, үсемлек җепселләренә бай булган ризык яман шеш барлыкка килү куркынычын берничә тапкырга киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев