Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КХЛ коронавирус аркасында чемпионатны туктатырга мөмкин

КХЛ җитәкчелеге Covid-19 коронавирусы аркасында даими сезонны туктатырга мөмкин икәнлеген аңлатты.

Лиганың матбугат хезмәте 2020 ел башындагы хәлләр арасындагы аерманы билгеләп үтә, ул чакта Гагарин Кубогын уйнату туктатылган иде “Һәм быелгысы 2020/2021 сезонындагы вәзгыятьтән аермалы буларак, хәзер кыска инкубация чоры белән авыруның төркем очраклары күзәтелә", - дип шәрехлиләр КХЛда.



Төп бурыч - бөтен лигада авыруның массакүләм таралуына юл куймау. Шуңа бәйле рәвештә, "эпидемиологик хәл тотрыклы кала торган командаларның уеннары үткәреләчәк".



"Лига берничә ашыгыч киңәшмә үткәрде, анда вакыйгалар үсешенең төрле вариантлары турында фикер алыштылар: техник җиңелүләр бирү, чемпионатны алга таба дәвам иттерү юлы белән туктату, шул исәптән аның срокларын озайту», - дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә. Лига ахыргы карарын киләсе атнада кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев