Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Китмә»

Миләүшәнең күзләре бу көннәрдә гел яшьле. Бүген чәршәмбе көн. Җомга көнгә төпчек улы Булатның никахы билгеләнгән.

Ире Чыңгыз инде айдан  артык никах, туй эшләре белән мәшгуль. Әле кием-салымын кайгырта, әле никах буласы мәчет, имамнарны белешеп-сөйләшеп йөри. Никахтан соң өйдә  кечкенә генә булса да мәҗлесен оештырырга кирәк.
Хатынына пешерер өчен кирәк-ярак­ларны әллә кайчан мул итеп кайтарып куйды. Белә Чыңгыз, өйдәге ялгызлыкны Миләүшә камыр ризыклары пешереп, чигү чигеп тутыра. Булат белән Чыңгыз эшкә чыгып китүгә, култык таякларын диванга сөяп куя да, абалана-абалана, бүлмәләрнең идәннәрен юып чыгара. Гөлләренә су бөрки, чәчәк атканнары белән рәхәтләнеп  бер сөйләшеп ала. Иренең өчпочмак яратканын белгәнгә, атнасына 3 тапкыр камыр куеп, гаиләне тәмле ризыклары белән сыйлый.  Җиңел бирелми бер эш тә, әмма күңелен сүрелдерми Миләүшә. Аллага шөкер күзләре күрә, колаклары ишетә, матур итеп сөйләшә, аяклары гына тыңламый әнә. Егерме ике елдан артык шулай. Икенче улын тапканда, «ишиалгия» дигән диагноз куйдылар хатынга. Миләүшә бала тапканда, оча сөяге  янындагы нервлары кысылып, ике айдан артык хастаханәдә аунаганнан соң гына, Булатны күкрәгенә алып кыса, сөя алды.
Артта калган гомер юлын хәтереннән инде меңенче кат уздырып, яшьле күзләрен сөртеп алды да, Миләүшә, култык таякларын биленә берничә сөлге белән уратып, ныклап бәйләп куйгач, он иләргә кереште. Никах табынына чәкчәк пешерәсе килә. Әллә нишләп тәне тыңламый. Киченнән иренең өстәл янында әйткән сүзләре бер генә минутка да уеннан чыкмый.
«Миләшем, миңа рәнҗерлегең юк.Мин сине гомер буе кулымда күтәреп йөрттем. Инде улларыбыз үсеп җитте.Олысының әнә баласы туарга тора. Кечкенәбез дә менә-менә башлы-күзле булырга җыена. Күптән әйткән сүзем бар, «төпчек улыбызны аякка бастыргач, өйләндергәч, мин Сабирәгә торырга күчәм», – дигән идем. Аз гына булса да тулы  ир бәхете кичереп яшисем килә. Туйны уздырышырмын мин, әмма улыбызның никах киченнән соң, йортны улыбыз белән сиңа калдырып, Сабирә янына китәрмен. Ул да бит мине  көтеп гомерен ялгызы уздырды. Хыянәт итмәде, уртак җимешебезне үстерде. Кызыбыз Айсылуга берничә көннән  унсигез яшь тула. Аңла син мине, Миләш.
Он  иләк тишекләреннән тузан бөртегеннән дә ваграк булып өстәлдәге куна тактасына оча... Тормыш иләге  он иләге генә түгел, әй иләп тә күрсәтте  хатынны! – Миләүшә онытылып кулындагы иләккә карап торды.
 ...  Менә ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән күлмәктән чәчләрен уйнак­латкан җил иркенә куйган шаян кыз чагы. Мәктәптәге чыгарылыш кичәсеннән соң, су буенда учак ягып кич утыру.Чыңгыз белән тәүге тапкыр йолдызлар санап уздырган кич. Ул төнне учаккка иң күп чыбык-чабык ташучы да шул Чыңгыз булгандыр. Сәбәбе дә чыгып тора. Ирен читләренә сөйкемле елмаю кундырган Миләүшәне озатасы килә.Кызның җилдә тузгыган бөдрәләрен акрын гына сыйпыйсы, колагына матур сүзләр әйтәсе килә. Дөрес, егеттән ике  сыйныф түбән укыган Сабирә аңа мәхәббәт хатларын яудырып кына тора. Тик менә егетнең күңеле, нишләптер, әнә шул  кара төрткеләр сибелгән ак күлмәкле Миләүшәгә тартыла. Миләүшә моны  бөтен җаны-тәне белән сизә, аңа бу хис әйтеп бетергесез татлы да, газаплы да...
Татлы: егет  әнә үтә чая Сабирәне түгел, сабыр Миләүшәне сайлаган. Газаплы бу мәхәббәт еллар сынавын узарлыкмы?!
Хуҗабикәнең уйларын телефон чылтыравы бүлде.
– Әнием, йә, ташла култык таякларыңны, оныгың туды! Малай, малай!
 Олы уллары Динар икән! Миләүшәнең берничә сөлге белән биленә беркетеп бәйләгән таяклары, чыннан да, кузгалып куйды. Мондый олы шатлыктан инде ничә еллар йөрмәгән аяклары кызышып, тәненә ялкын үрләде. Сул кулындагы иләге оны-ние белән бергә куна тактасына төште.
– Улым, җан кисәгем, котлыйм. Вәт зур шатлык, менә бит ә, менә бит ә!  –дип әйтәсе сүзләрен дә онытып, елап җибәрде. Телефонда кабат улы тавышы ишетелде:
– Әни, әнием, йә инде, син нәрсә, нинди җебеклек бу, синме бу?!
– Шатлык яшьләре бу, улым!Кем уйлаган шушы гомер яшәрмен дә сезне үстереп, оныклар күрермен дип! Миләүшә олы улына  ул-бу сиздермәде. Кичке табындагы сөйләшү  бәгырен телсә дә ни актан, ни карадан Динарга бу турыда сүз кузгатмады. Киченнән иренең «Китәрмен» дигән сүзен улының баласы туу  сөенече күмеп китте. Я раббем, исән генә булсыннар!
–Улым, улым, Фирая ничек соң, киленнең хәле әйбәтме?
– Әйбәт, әнием, әйбәт! Баһадир тапты бит Фирая – малай төгәл биш килограмм!
Хатын кухня шкафы шүрлегендә алтын каймалы тәлинкәгә күз төшерде. Тәлинкә уртасында Динарның ике яшендәге сурәте. Чыңгыз итәгенә утырып төшкән. Ул чакта Миләүшә икенче улына йөкле иде шул. И гаиләнең бәхетле, хәсрәтсез чаклары! Чыңгызның өйдә булсын, эштә булсын, атлап түгел, йөгереп йөргән, йөгереп кенә түгел, очып йөргән чаклары! Булатын бик авыр күтәргән иде шул Миләүшә – биле туктаусыз сызып тора, аяклары тулышып, шешеп чыга-кичләрен инде бөтенләй күтәргесез булалар. Хатынның токсикозы да дүрт айга кадәр барды. Тозлы балык белән тозлы кыярдан гайре ризыкны тамагына ала алмас булды.Шуңадыр инде – Булаты тозлы әйбер дигәндә үлеп китә, дөньясын онытып ашый! Кай арада аккан соң бу гомер?!
– Әнием, алло, әнием, югалдың! Мин очтым роддомга!

Гөлнур Айзат

Дәвамы газетаның чәршәмбе санында (№42).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X