Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Китапханәләр дә милләт сагында

Халкыбызның гореф-гадәтләре, бик матур йолалары булган һәм аларның берникадәрен, элеккеге сыйфатыннан бик ерак торса да, бүген дә бар дип әйтеп була.

Көндәлек тормыштан төшеп калганга, күбесе инде онытылып бара һәм театральләштерелгән тамаша буларак сәхнәдән генә тамаша кылына. Шул рәвешле булса да без аларны халык хәтереннән бөтенләй үк җуймаска тырышабыз.

Ә бит элек кардәшләребезнең яшәү рәвеше булып торган шул йола-гадәтләр искиткеч тирән, матур һәм чиста. Яшел Үзәндәге Фаил Шәфигуллин исемендәге милли төбәкне өйрәнү китапханәсе хезмәткәрләре оештыр­ган «Татар гаиләсе, традицияләре, йолалары» дип исемләнгән бик матур кичәдә шул сыйфатлар тулысы белән тамашачыларга бәян ителде. Гөлфия Лотфуллина җитәкләгән «Нур» театрына йөрүче 5нче гимназия укучылары тарафыннан куелган «Аулак өй» миниатюрасы үз эченә шулхәтле күп мәгълүмат сыйдырган, залда утыручыларның күңел кылларына кагылырга башка берни дә кирәк түгел. Шундый эчтәлекле чараның бары тик китапханәнең бик кечкенә аудиториясенә генә тәкъдим ителүе жәл. Зуррак залларга чыгарга кирәк.
– Бирегә чакырылганнарның да барысы да килми әле... милли үзаңлылык җитеп бетмиме шунда. Әдәби кичәләр еш оештырабыз, телебезне, татарлыгыбызны саклап калуга хәлебездән килгән кадәр хезмәт итәбез, тырышабыз. Шәһәребездә күпчелек рус телле халык яшәсә дә, татарлар да аз түгел, әмма пассив. Китапханәләргә, әзерләнгән шушындый  чараларга йөрүчеләр нигездә олы яшьтәгеләр. Оныкларын да җәлеп итсәләр иде. Бик үтемле милли тәрбия чыганагы бит алар, – ди, татар халкының йолалары турында искиткеч итеп тамашачыларга җиткергән китапханәче Гөлнара Билалова.
Чынлап та, залда берничә мәктәп укучылары һәм шәһәребезнең актив мөслимәләре утыра иде. «Аулак өй» һәм «Кичке уен»нарда күрсәтелгән «Кушкапка», «Йөзек салыш», «Кәрия-Зәкәрия», «Тукмаклы», «Кем тизрәк» һәм башка уеннарны караганда, әби сандыгын актарып татар халкының милли киемнәре белән танышканда яшьләр үзләренә ниндидер яңалык ачып, тарих белән танышса, олылар күңелләрендә матур хатирәләрен барлап яшьлекләрен искә алгандыр. Ә инде аулак өйгә чакырылган Вил абый Шәрәфетдинов кулына тальянын һәм кураен алып матур көйләрен сыздыргач, бик күпләрнең күзләре чыланды.


Тулы язма газетаның җомга санында.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев