Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Китап укуда ярышабыз

Китапханәгә йөрүче укучылар арасында үткәрелә торган конкурс дәвам итә.

Яшел Үзән районының Үзәк китапханә һәм  мәгариф идарәсе ярдәме белән 2017 елның 29 маеннан алып 2018 елның 31 мартына кадәр китапханәгә йөрүче укучылар арасында «СССР чорындагы кебек укыйбыз» дип исемләнгән муниципаль конкурс үткәрелә.


Бүгенге көндә конкурста шәһәр һәм район мәктәп укучылары, аларның гаиләләре, шулай ук РФ һәм РТ башка шәһәр һәм район укучылары, гомумбелем мәктәпләре дә катнаша. Барлыгы җиде номинация буенча иң актив китап укучыларны билгели барабыз. Китапны китапханәгә кайтарганда укучы белән әңгәмә үткәрелә, яисә китап буенча язылган аннотация алына. Конкурс­та җиңүче булып китапның иң күп бит санын укып чыккан укучы (гаилә, әти-әни, бабай, әби) билгеләнә.


2017 елның 29 майдан 31 декабрьгә кадәр алынган арадагы нәтиҗәләрне сез безнең сайтта карый аласыз: www.zeldolbib.ru
Конкурс 2018 елның 31 мартына кадәр дәвам итә.


Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Сезне конкурста катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр һәм кубоклар көтә. Барыгызны да шәһәр һәм район китапханәләрендә көтеп калабыз!

Фото Бакырчы китапханәсе төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс библиотека чтецы