Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Китап - белем чишмәсе

Иртәгә 27 майда илебезнең барлык китапханәчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Балачактан "Китап-белем чишмәсе", дип тәрбияләп үстерсәң генә, китапка мәхәббәт уятып була. Авыл китапханәчеләре бәйрәм уңаеннан бик файдалы һәм мавыктыргыч чара уйлап тапкан, "Мин укырга яратам"-дигән акция уздырып, балалар белән бергә бәйрәм иткәннәр. Әлеге акциядә 3 һәм 2 сыйныф укучылары, үзләренең укытучылары Рәмзия Латыйпова һәм Ильфира Гари фуллина белән бергә катнашып, китапханәче апалары Алсу САдикова белән Лилия Габделбариева хәзерләгән китап турындагы канатлы сүзләргә, мәкальләргә, табышмакларга җаваплар эзләгәннәр, кроссвордлар чишкәннәр, шигырь юлларының авторларын бергәләп хәтерләренә төшергәннәр. Китапханәгә бала чакта аеруча теләп йөрисең бит, әлеге балалар да биредә бик еш кунак, җәйге каникулда укырга, диеп, китаплар да алган алар. Билгеле, кызларның, мәктәп белән бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе дә бу. Елы буе, диярлек, авыл халыкына мәдәниятле, истә калырлык чаралар үткәрде китапханәче кызлар, бик еш кына, халыкны чакырырга куркабыз, ишелә күрмәсен, диеп, эшләгән кызларга, быел ничек тә шушы тузган торактан, яңа бинага күченүләрен телим. Бер уңайдан барлык район китапханәчеләрен, элеккеге хезмәттәшләремне бәйрәм белән тәбрик итәм! Аларга уңышлар телим, үз хезмәтенә тугрылыклы китапханәчеләр эшләгәндә генә, китап укучылар кимемәс, уку йортының ишекләре ябылмас!

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев