Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Кисәтү яки штраф? "Яшел Үзән районында суда куркынычсызлык буенча чираттагы рейд узды

- Нигә сез монда һаман йөрисез? Кемдер кинәт бата башлар дипме? Безме? Без яхшы йөзәбез! Беренче тапкыр гына түгел!

- Яшел Үзән районы "кыргый" пляжларында ял итүчеләр үзләре белән бернәрсә дә булмасына ышаналар. ЮХИДИ, ОСВОД, полиция хезмәткәрләре һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре составындагы патруль төркемен кыю һәм тулы оптимизм белән каршы алалар.

Санкцияләнмәгән урыннарда коену куркынычы турындагы кисәтү җиңел елмаю уята. Ә статистика киресен әйтә: Татарстанда су коену сезоны башыннан 12 кеше батып үлгән. Су өстендә соңгы бәхетсезлек очрагы бүген Васильево бистәсендә булды. 1969 елгы ир-ат Сумка елгасында коенырга карар кылган. Үле гәүдәне суда шаһитлар тапкан.

- Үз тормышыңны, якыннарыңны куркыныч астына куярга кирәкми. Законсыз урыннарда су төбе тикшерелмәгән, коткаручылар юк. Алкоголь кабул итү бик куркыныч! - дип, ял итүчеләрне акылга утыртырга тырыша белгечләр. Һәм профилактик белешмәләр тапшыралар.

Бүгенге көндә барлыгы 25 әңгәмә үткәрелде, 42 белешмә тапшырылды. Моннан тыш, "Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен" Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен, әлеге статьяның 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, кисәтү яки гражданнарга бер меңнән бер мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салу" дигән 3.10 ст.буенча 3 беркетмә төзелде.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев