Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киңәшмәләр дәвам итәчәк

«Бер-беребезне ишетү, күрешү һәм аралашу мөһим. Бу яхшы формат», – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе кабат гамәлгә кертелә һәм аның чираттагы утырышы инде булды. Ул, 8 март бәйрәме алдыннан бик матур итеп, хатын-кыз халык дружинникларын бүләкләү белән башланып китте. Аларга рәхмәт хатлары һәм гөлләмәләр тапшырылды.

Киңәшмәдә, гадәттә, авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясый, бу юлы Рус Әҗәленнән Гөлнара Семахина доклад тотты. «Гринпласт» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Денис Ахунов җитештерелгән продукциясе һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Аннан соң Яшел Үзән муниципаль архивы җитәкчесе Жанна Баһабиева сүз алды. Ул үз хезмәте белән бәйле мәсьәләләргә тукталды.

– Кайсыбер запросларга белешмә бирә алмыйбыз, чөнки җитәкчеләр үз бурычларына салкын карап, хезмәткәрләре турындагы документлар ны архивка тапшырмый һәм шундыйлар аркасын да, кешенең әлеге оеш мада эшләгән еллары пенсия стажына керми һәм акчасы да күпмедер суммага әзрәк була. Моңа җитәкчеләр җаваплы карасын иде, – диде ул. – Безнең архив мәгълүматлары бердәм сис темага кертелгән, теләгән кеше карый ала. Әмма бездә нәсел-нәсәп, шәҗәрә буенча мәгълүмат юк, алар дәүләт архивында гына.

Бу бит закон, моны үтәргә кирәк. Болар бит хәлиткеч нәрсәләр, һәр белешмә, мәгълүмат артында кеше язмышы тора, ничек моңа салкын карап була?! – дип мондый гамәлләргә ризасызлыгын белдерде Михаил Афанасьев. – Архив хезмәткәрләре молодцы, штатта нибары өч кеше, ә эш күләме бик зур. Биналарын тәртипкә китерергә кирәк, ведомство архив бинасы буенча эш бара, димәк хезмәт шартлары тиздән яхшырачак. Кукмарада архив эше шәп куелган, барып тәҗрибә уртак лашыгыз, карагыз.

Яшел Үзәндә хокук бозулар, җинаятьчелек, юл-транспорт һәлакәте турында полиция бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков сөйләде. Районны гына түгел, республиканы шаулаткан җинаятьчел төркемнәр турында сүз булды. «Аларга каршы муниципалитет белән бергәләп эшләргә кирәк, юкса, полиция генә моны ерып чыга алмый, җәмгыять белән көрәшергә кирәк. Шулай ук, мошенниклык киң колач алып бара. Районда алдалап халыкның 37 миллион сум акчасын алганнар. Безнең шәһәр өчен бу бик зур сумма», – диде докладчы.

– Шәһәрдә шундый хәлләр булуы аяныч, күз уңыннан ычкындырганбыз. Хәзер чистартырга кирәк. Бер полиция генә барына да өлгерә алмый, безнең территориядәге хәлләр өчен барыбыз да җаваплы. Андый балаларга, СССР заманындагы кебек кураторлар беркетергә кирәк. Миңа да билгеләгез, мин дә шөгыльләнермен.Остазлар һәрвакыт булган, завод-фабрикаларда да, башка оешмалар да да, ул тәртипне кай тарсак, отачакбыз гына. Бу җи наятьчелеккә каршы бик яхшы профилактика, – дип шәрехләде район башлыгы.

Ул көнне безнең ре дакциябезгә һәм баш мө хәрриребез Илсөя За в и лейскаяга да, активлыгыбыз һәм тырыш эш нәтиҗәбез өчен, җитәкчедән мактау эләкте. Ә без үз чиратыбызда, газетабыз белән мәгълүмати яктан актив хезмәттәшлек иткән җирлек башлык ларын (рәсемдә) шатландырдык: аларга Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләк тапшырдык. Алга таба да авыллар белән шулай кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, яңалыклар белән уртак лашып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев