Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кишер пирогы

Кирәк: Кишер – 2 стакан Манный – 1 стакан Он – 1 стакан Йомырка – 2 данә Шикәр комы – 1 стакан Ваниль (теләк буенча) – 1 пакет Сода (аш серкәсе белән сүндерелгән яки разрыхлитель) – 1 чәй кашыгы Кефир (йогурт) – 1 стакан Атланмай (маргарин) – 150 гр Әзерлибез:

 

Манный белән кефирны катнаштырып, 20-30 минутка калдырабыз.
Кишерне вак кыргычтан уабыз һәм согын сыгабыз.
Йомырканы шикәр комы белән бергә болгатып, күпертәбез, эретелгән майны һәм соданы, онны кушабыз. Яхшылап бутаганнан соң, кишерне дә өстибез. Әгәр дә йөзем, күрәгә җимешләрегез бар икән, шулай ук, салып җибәрегез.
Инде күпергән манныйны да кушып, кашык белән яхшылап болгатабыз. Әгәр дә миксер белән болгатсагыз, пирог тыгыз була.
Әзер камырны майланган табага салып, 190-200 градуска кадәр кыздырылган мичтә 40-45 минут пешерәбез.
Теләк булса, өстен үзегез яраткан крем һәм җиләкләр белән дә бизәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев