Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кинопроект эшләү өчен өчен субсидия алучылар билгеле булды

Яшел Үзән муниципаль районының «Ника» Яшьләр һәм спортны үстерү фонды Тукайга багышланган проектын гамәлгә ашырачак.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә бирелә торган субсидияләрдән тыш) бирү өчен коммерциячел булмаган оешмаларны сайлап алды. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы коррупцияне профилактикалауга юнәлдерелгән «Татарстан без коррупции» фильмын төшерү өчен субсидия алды.

Яшел Үзән муниципаль районының «Ника» Яшьләр һәм спортны үстерү фонды милли үзаң, башка халык вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Тукай в Уральске» һәм «Танцуй в углу» кинопроектларын гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия булды.

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы, кинематография өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр алуга дәгъва кылучы коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабул итү турында игълан иткән иде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191048/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев