Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киң кырлы шәхес укуларында

Ел саен дөньябыз аклыкка күмелеп, ямьләнгән чакта, без бик рәхәт җиргә – шәһәребезнең 16нчы мәктәбенә Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы-галим Тәлгать Галиуллин «мулла-шагыйрь» дип зурлаган Равил Сәйфетдинов укуларына барабыз.

Бу көнне монда үзенә күрә бер җылы мохит хөкем сөрә. Әйтерсең лә, Равил абый да биредә, балаларның искиткеч талантлы, акыллы булуларына чын күңеленнән шатланып тора сыман.

Күренекле якташыбыз Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган төбәкара укулар дүртенче тапкыр уза. Һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел төрле секцияләрдә район һәм шәһәребез мәктәбе укучылары әсәрләрен, шигырьләрен сөйләде, тормышына багышланган тикшеренү һәм проект эшләрен тәкъдим итте, алай гына да түгел, иҗатын рәсемнәр аша яктыртты. Укуларга видеоэлемтә аша Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары да кушылды. Һәм үз эшләренә югары бәя алды.

– Равил абый белән 1989 елда «Идел ягы» газетасына килгәч танышкан идем. Уникаль шәхес: укытучы, газетабызга күп мәкаләләр язган журналист, шагыйрь, сүз остасы, имам-хатыйб. Хәтерлим әле, Мулла Иле үзенең 750 еллык юбилеен үткәрде. Ул вакытта менә шулай зурлап авыл юбилеен уздырганнарын хәтерләмим. Еш кына авылы тарихына багышланган язмалары газетабызда басылды һәм ул мине дә китап язарга рухландырган кеше. Үзем дә туган авылым тарихына һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыма багышланган китаплар чыгардым. Бүген исә Равил Сәйфетдинов мирасын саклап килүче укучылар һәм укытучыларга чиксез рәхмәтлемен, – дип сөйли «Яшел Үзән» газетасының элеккеге мөхәррире, «Болгар» радиосының яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире Люция Шәрәфиева.

Укуларның тантаналы өлешендә Равил абыйны искә алып, хатирәләрне яңартып, җылы, матур сүзләрен җиткерүчеләр күп булды. Аның иҗаты һәм тормыш юлы, якташыбызның без белмәгән яклары турында газетабызның 46, 47, 48нче саннарында, улы Рөстәм Сәйфетдинов язмаларында да укый аласыз.

Мин чын күңелемнән барчагызга да рәхмәтлемен. Быелгы укуларга 70кә якын шигырь сөйләргә теләүчеләрне, биш проект эшен, 40ка якын рәсем, 15 дәрес эшкәртмәсе алдык. Һәрберсенә дә фәнни яктан йомгак ясыйбыз. Һәм төп басым, быел Россиядә билгеләнеп үтүче Укытучы һәм остаз елына ясалды. Чөнки әти ул, иң беренче – укытучы! – дип фикерен җиткерде 16нчы мәктәп директоры Рөстәм Сәйфетдинов.

Үз осталыкларын күрсәткән һәр укучы үз бәясен алды һәм барысына да «афәрин» дип кенә әйтәсе килә. Укулар дәвамлы булсын.

Һәм язмамны Равил абый Сәйфетдиновның шигъри юллары белән тәмамлыйм:

Мең-мең шөкер, раббым, «Яшел Үзән» яши!
Ташка басылып, саф татарча сүзләр яши!
Яши Әрә, яши Зөя, яши Идел –
Туган җирсез, туган телсез
нишләр идем?!

Әлеге чарадан Илсөя Садыйкова фоторепортажын сайтыбызда www.yashel-uzan.ru карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев