Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләр киеп йөрүне тикшерү көчәячәк

Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрүләрен тикшерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Аның сүзләренчә, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предпиятияләрдә хокук бозулар таба.

 

"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлексез йөрүче бик күп кешеләрне күрәбез", - дип аңлатты Патяшина.

 

Роспотребнадзор хезмәткәрләре барлык хокук бозуларны концерт залларында һәм театрларда теркәп баралар. Исегезгә төшерәбез, хәзер аларда 70%ка тулыланырга тиеш.

 

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда һәр бишенче гомумтуклану объектында антиковид чаралар бозыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев