Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе атнада Татарстанда +19 градуска кадәр җылытачак

Якын көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә, ә киләсе атна башында республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 һәм 10 апрельдә төбәктә яңгыр, төнлә юеш кар явуы көтелә. Төнлә синоптиклар -1дән +4 градуска кадәр, көндез - +4 - +9 градус белән фаразлый. 9 апрельдә урыны белән +13 градуска кадәр җылыначак, 10ысында - +15 градуска кадәр. Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән атмосфера фронтының йогынтысы сакланачак: яңгырлар көтелә, ә температура – 0 - +5 градус, урыны белән 8 градуска кадәр җылылык булачак. Урыны белән бозлавык көтелә. Ләкин көндез явым-төшем ихтималы кимиячәк, һава 7-12 градуска кадәр җылыначак, урыны белән +16 градуска кадәр.

Киләсе атна башында аз болытлы һәм бик җылы һава торышы булачак, көндез температура 14-19 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев