Киләсе атнада 30 градуска кадәр салкын булачак
Яшел Үзәндә 8-9 февральдә төнлә һава температурасы -30 градуска кадәр, көндез -17 -23° градуска кадәр төшәчәк.
Явым-төшем көтелми. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 5 февральдә, җылы температура көтелә. Аерым алганда, төнлә термометр баганалары -4..+1°, көндез 0..+3°.. Көн дәвамында төбәктә кар, томан һәм бозлавык көтелә.
Шимбә көнне, 6 февральдә, Татарстанга салкын Арктика һавасы килә башлаячак. Шуңа бәйле рәвештә температураның кискен кимүе көтелә. Көн дәвамында термометр баганалары -9 ..- 21° күрсәтәчәк.
7 февральдә төбәктә кар явачак. Төнлә температура -20 - 25°кә кадәр төшәчәк, көндез -17..-22°.
Җылырак киенергә онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев