Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе атна башында Татарстанда җылыта

Киләсе атна башында Татарстанда җылыну көтелә. Термометр баганалары +21 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразында хәбәр ителә.

Синоптиклар фаразына караганда, республикада салкынча һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Төнлә температура минус тамгасына кадәр төшәргә мөмкин.

Бүген, 10 сентябрьдә, Татарстанда яңгырлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем төнлә һәм көндез көтелә. Төнлә температура +7...+12 градус тирәсе булачак, көндез +12...+17 градускача җылына.

Шимбә көнне, 11 сентябрьдә, Татарстан көнчыгышында урыны белән төнлә бераз яңгыр явачак, һава температурасы 0... +5 градус, урыны белән -1гә кадәр кырау мөмкин. Көндез явым-төшемнәр аз, һава +11...+16 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе көнне, 12 сентябрьдә, төнлә явым-төшем көтелми, температура +2...+7 градус булачак, шулай ук урыны белән -1 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез +12...+17 гә кадәр җылыну, шулай ук Татарстанның көнбатыш районнарында бераз яңгыр көтелә.

Киләсе атна башында бездәге һава торышы кыска вакытлы атлантик циклонның җылы секторына эләгәчәк. Урыны белән кечкенә яңгырлар яварга мөмкин, ә көндез +16... +21 градус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев