Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Киленебез өч ай элек үлеп китте (урыны оҗмахта булсын!). 22 яшьлек I группа инвалид оныгыма ул опекун иде, хәзер улым калды. Киленемнең туганнары опекунлыкны икегә бүләргә куша.

Ничек итеп бер баланы икегә бүлеп була соң ул? Тудырган әтисе исән була торып, башкалар үзләренә рәсмиләштерә аламы опекунлыкны? Газета укучыгыз.

Сорауга җавапны юрист- консульт Энҗе Шакирова бирә:
– Ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә хокуклы һәм бурычлы.
Ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплы. Алар үз балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга тиеш.
Ата-аналарның башка затлар алдында үз балаларын укыту һәм тәрбияләү өстенлек ле хокукы бар. Тәрбиягә хокук – ул шәхси хокук, аны ышаныч кәгазе яки мирас буенча тапшырырга ярамый. Нәкъ менә әти һәм әни тәрбияли. Әгәр өченче затлар баланы тәрбияләргә тели икән, аларга бу хокукны тапшыру өчен нигез булырга тиеш.
Әти-әниләре исән вакытта балигъ булмаган балалар өстеннән опеканы бары тик түбәндәге очракларда гына рәсмиләштерү мөмкин:

  • ата-аналар төрле авырулары аркасында баланы тәрбияли, карый алмаса;
  • суд ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарса (даими опека билгеләнә);
  • әти-әнисенең үз баласы турында кайгырту мөмкинлеге булмаса.

Соңгы очракларда вакытлы опека билгеләнә, әти һәм әни кеше ата-ана хокукыннан һәм бурычларыннан мәхрүм ителми.
Закон буенча, башка очрак ларда, ата-ананы үз балаларын тәрбияләү һәм бурычларын үтәү хокукыннан мәхрүм итү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев