Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Киләчәкне булдырабыз" республика конкурсында Яшел Үзән студенты эшләгән проект иң яхшысы дип танылды

Конкурс инде бишенче тапкыр оештырыла. Быел ул 18 февральдә Мамадыш шәһәрендә узды.

Конкурсның беренче турына республиканың 20 мәгариф учреждениесеннән 60 тан артык проект тәкъдим ителде. Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча, икенче турга 25 эш сайлап алынган.

Проектларны яклау 6 номинация буенча узды. «Мәгълүмат технологияләре» номинациясендә беренче урынны Яшел Үзән механика көллияте студенты Сергей Устинов алды.

Конкурс кысаларында, шулай ук, педагоглар өчен «Дистанцион уку шартларында студентларның проект эшчәнлеге» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде, анда дистанцион уку шартларында проект эшчәнлеген оештыру проблемалары, проектта катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге өчен заманча цифрлы инструментлар һәм платформалар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев