Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәккә якты планнар белән

Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев Осиново җирле үзидарәсенә эшлекле сәфәр белән килде. Биредә ул "Майский"теплица комбинатында, "Ак Барс"кошчылык комплексында, Николаевск бистәсендәге балалар бакчасында булып, аларда хезмәт куючылар белән күрешеп сөйләште.

- Район буенча әлеге сәфәрем беренче. Барысын да үз күзләрем белән күрәсем, аңлыйсым килә. Ни өчен Осиноводан башладык, дисезме? Чөнки әлеге территориядә халыкны борчый торган берничә җитди мәсьәлә бар, һәм без аларны хәл итәргә тиеш. Әлбәттә, җирлектә «Майский» теплица комбинаты кебек предприятиеләрнең булуы зур горурлык. Бу, әлбәттә, Илшат Ганиевның шәхси казанышы. Ул кешеләрне ярата, алар өчен тырыша, уңайлы шартлар тудыра, торак, парк, скверлар төзи. Без социаль объектларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, җитештерү мәйданчыкларын карыйбыз, кешеләр белән танышабыз. Күргәннәргә анализ ясап, өстенлекләрне билгеләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев