Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәгебезне сайладык

Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә узган сайлауларда җитди хилафлыклар табылмады.

Узган атна бик җаваплы көннәр белән тәмамланды: Рес публика Президентын, шулай ук, шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына муниципаль депутатларны сайладык. Коронавирус авыруы таралудан саклану өчен, ул өч көн дәвамында – 11, 12, 13 сентябрьдә узды.

Әлбәттә инде, райондашлар бердәм сайлау көне – 13 сентябрьне көтеп тормады, калган эшкә кар ява дип, җомга көнне үк сайлау участокларына ашыкты. Беренчеләрдән булып, Әйшә авыл җирлегендә Россия дирижёры, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский тавыш бирде. Баксаң, танылган маэстро ике елдан артык Ильинка авылында яши икән.

– Мин инде озак еллардан бирле Татарстанда яшәүче һәм респуб лика өчен күп нәрсә эшләгән кеше буларак, башкаларга да үрнәк күрсәтергә тиешмен. Безнең тавышка республикабызның киләчәге бәйле. Һәм әби-бабай ларның әйткән сүзләре гел истә: бүгенге эшне иртәгәсе көнгә калдырма! Шуңа да мин тавышымны бүген үк бирдем, – дип фикерен җиткерде журналистларга Александр Сладковский.

Сайлау көне авылларда элек-электән бәйрәмгә тиң көн булган. Мәсәлән, Мулла Илендә рес публика программасы буенча яңартылган мәдәният йорты каршында бик матур концерт оештырылды. Ә күгәйлеләр исә, төштән соң клуб янындагы мәйданга спорт бәйрәменә җыелды. Авылның асыл егет-кызларыннан торган ике команда эстафетада көч сынашты, татар халкының онытыла барган уеннарын яңартты. Үзенә күрә бер Сабантуй дисәң дә, арттыру булмас, оештыручыларга – афәрин! Шулай ук, Норлат, Урысбага һәм башка авылларда сайлау учас токларына килүчеләр, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, җыр һәм нәфис сүз тыңлап, бию карап рәхәтләнеп ял да итте.

Кеше гомерендә иң мөһим вакыйгалар бик күп, шуларның берсе – сайлауда катнашу. Узган ялда балигъ булган 131 егет һәм кыз беренче тапкыр үз тавышын бирде. Аларның һәрберсенә ТАССРның 100 еллыгы символы төшерелгән магнитлы сувенирлар бүләк ителде.

(Язманы тулысынча газетабызның 68нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев