Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КИЛ ӘЙДӘ, КЫШ, БЕЗ - ӘЗЕР

Кыш – кырыс сынау алучы, ул әзерлектә киткән ялгышларны кичерми. Моны аның салкыннары һәм башка көтелмәгән «сюрприз»лары аша узган һәркем белә.

Ә коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен бигрәк тә җаваплы чорбу. Аларда көз һәм кышкы айлардагы эшләргә әзерлек җәйдән үк башлана. Бездәге һава шартларының катлаулы һәм үзенчәлекле булуы, өстәмә авырлыклар белән бер рәттән, югары дәрәҗәдәге җаваплылык та өсти.


ҖЫЛЫЛЫК
Агымдагы елның 6 маенда җылылык белән тәэмин итү туктатылганнан соң ук, яңа 2019/2020 ел сезонына әзерлек башланды. Эш планы узган көннәр анализына нигезләнеп, барлык булган үзенчәлекләрне исәпкә алып төзелә һәм график буенча алып барыла. Яшел Үзән районында күп фатирлы йортларны 11 котельный җылылык белән тәэмин итә. Җылылык челтәренең гомуми озынлыгы 118,082 километр, шуның 3,53 чакрымы яңартылган.
– Кызганычка, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның җитештерү программаларының тарифы кысаларында, искергән барлык торбаларның бер елга нибары 7 процентын гына алыштырырга мөмкинлек бар. Ә аларның инде 40 проценттан артыгы яңартуны таләп итә. Котельныйларны профилактик төзекләндерүгә туктатканнан соң, иң беренче чиратта, игътибар таләп иткән участокларны ачыклау максатыннан, тышкы җылылык челтәрләренә гидравлик сынау ясалды, – диде ЯҮМР «ТКХ департаменты» җитәкчесе Илья Грузков. – Торбаларның җылылык изоляцияләре торгызылды, 17 җылылык камерасы ремонтланды. Күп фатирлы йортларны җылылык сезонына әзерләү чаралары уздырылды. Үтәлгән эшләрнең ачыклыгын һәм башкаручыларның җаваплылыгын арттыру максатыннан, бу хактагы мәгълүмат «Торакфонды мониторингы» аналитик системага кертелә. Бүгенге көндә, безнең оешма кышка әзер, дип әйтә алам. Әгәр дә нинди дә булса тайпылышлар килеп чыга икән, бу бары тик агымдагы аварияләр белән генә бәйле, ә аларны, белгәнегезчә, беркем дә алдан әйтә алмый. Без, куркыныч тудырырлык участокларны, абонентларга уңайсызлыкларны киметү өчен, көчле контрольдә тотабыз. 2019/2020 ел җылылык сезонына быел 24 сентябрьдә тулы старт бирелде. Ә социаль-мәдәни объектлар инде 19 сентябрьдән тәэмин ителде.

ЮЛЛАР
Быел кыш көттеребрәк килә дип уйласак та, кар-буранлы һәм бозлавыклы көннәре ерак түгелдер, мөгаен. Ул барыбер үзенекен алачак. Һәм менә шунда күренәчәк тә инде коммуналь хуҗалыкның юлларны чистарту хезмәтенең әзерлеге һәм сыйфаты. Кышын юлларны карап тору – транспортларның, кешеләрнең өзлексез һәм имин хәрәкәтләнүен тәэмин итү буенча чаралар комплексы. Монда юлларны, тротуарларны, ишегалларын үз вакытында кардан һәм боздан арындыру, бозлавыкка каршы көрәшү, ливневка коеларын чистарту, түбәләрдәге кар һәм боз сөңгеләрен юк итү һ.б.
Яшел Үзән районында «Коммуналь хуҗалык» унитар предприятиесе 2013 елда оеша һәм югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, яшелләндерү һәм матурлау буенча да эшләр башкара. Бүгенге көндә анда 105 кеше хезмәт итә. 
– Безнең паркта бүген 35 автотрактор техникасы бар һәм алар ярдәмендә юлларны, ял итү урыннарын тиешле нормаларга яраклы рәвештә тәртиптә тотарга тырышабыз. Бүгенге көндә 9 махсус техникага аренда буенча «Татлизинг» оешмасы белән килешү төзелде, – дип сөйли «Коммуналь хуҗалык» директоры Азат Нигъмәтуллин. – 2500 тонна елга комы, тозлы-комлы катнашма ясау өчен 600 тонна «Галит» минерал концентрат сатып алдык. Шуны да әйтеп узасы килә, автопаркыбызның яңаруы – Яшел Үзәнне механикалаштырылган санитар җыештыру буенча эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруда зур роль уйный. Әмма, бүгенге көндә ягулыкка һәм запас частьләргә бәяләрнең кыйммәтләнүе нәтиҗәсендә, бу эш зыян гына китерә. Механикалаштырылган санитар җыештыру буенча смета бәяләре, автопаркны тоту чыгымнары белән чагыштырганда, бик түбән һәм коммерцияле бәяләрдән берничә тапкырга аерыла. Шулай да, без кышкы чорга әзер һәм моңа ТР юл транспорты минстрлыгы безнең хуҗалыкны тикшергәннән соң, куйган «яхшы» билгесе– дәлил. 
Ярар, безнең район һәм шәһәр кышның барлык кәефле-кәефсез көннәрен каршы алырга коралланган һәм әзер. Хәзер эш – кышның үзендә: бернигә дә карамыйча ул буйсынырга әзерме, әллә безне карга күмәчәкме? Бу сезонда кем-кемне икәнен, кем әйтмешли, яши-яши күрербез.

P.S. Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Көннәр суытты, дөньяны акка күмеп, карлары да килеп җитәр. Әмма сез, юллар, ишегаллары кар астында калган вакытларда, гадәт буенча, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен ялкаулыкта гаепләп, әрләргә ашыкмасагыз иде. Исегезгә төшерәбез: иң беренче чиратта, транспорт күп йөри торган трассалар, юллар, социаль учреждениеләргә илтә торган тротуарлар чистартыла. Аннары гына, сез яши торган ишегалларына чират җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев