Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кил. Сөйлә. Ишетерләр.

Быелгы җыеннарда гимннан кала, тагын берничә яңалык кертелгән. Бу – җирлектәге шәхси хуҗалыклар, кул осталары җитештергән продукция-эшләнмәләрдән күргәзмә һәм бәйрәм рухы. Мамадыш-Әкил авыл җирлеге халкы быел Татар Танае мәдәният йортында җыелды.

Аларны урамга агылып, үзенә җәлеп итеп торган берсеннән-берсе матуррак яңгыраган татар җырлары, өстәлләрдә урнаштырылган нигъмәтләр һәм шунда ук урнашкан музей каршылады. Теләгән кеше, җыен башланганчы авылның тарихи үткәне белән таныша һәм авыз суларын китерерлек каклаган каздан, бал, камыр ризыклары, сөт продукцияләреннән авыз итә алды. Тамашачылар залында, хәтта, беренче медицина ярдәме күрсәтү почмагы да булдырылган иде, әзерләнгәннәр. Чынлап та, белмәссең, әллә нинди хәл килеп чыгуы да мөмкин, Аллаһ сакласын инде, кешеләр күптән кайнап йөргән проблемаларын да җиткерергә килә бит мондый очрашуга. Артык дулкынланып җибәрүләре дә бар.
Халык шактый иде, оешкан төстә килгәннәр, дисәк тә була. Залда татарча аңламаган бер-ике кеше бар, дип, җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллин (рәсемдә) 2019 ел өчен башкарылган эшләргә хисапны рус телендә тотты. Аның чыгышында, безнең газетабызга рәхмәт әйтеп, җылы сүзләр белән телгә алуы аеруча ошады, әлбәттә.
Узган ел биредә үзсалым 350 сумнан җыелган. Республика программалары ярдәмендә ике авылның урамнары яктыртылган, 105 метр юл ясалган.
– Үзсалым программасы буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре күренә башлады, – ди җирлек башлыгы, – моңа кадәр кереп тә булмаслык урамнарда юллар барлыкка килде. Халыктан җыел ган 155 меңне дәүләт дүрткә тапкырлаганнан соң барлыкка килгән 620 мең сумга 468 метр урам юлларына вак таш җәелде. Быел кеше башыннан Татар Танае белән Панау халкы 500 сум, ә мамадыш-әкиллеләр 700әр җыярга карар кылды. Үз вакытында тапшырып, аңа билгеләнгән эшләрне уңышлы гына башкарасы иде.
(Тулы варианты газетабызда!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев