Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кичкә кабат гарасат көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 22 июнь кичендә, төнлә һәм иртәгә иртән Татарстанда кабат яшен, гарасат һәм боз явуы көтелә.

Һава торышы үзгәргән вакытта җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда да урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр һәм боз яву, көчле җил чыгу ихтималы зур. Башкалада җил секундына 17-22 метрга кадәр җитә, ди синоптиклар.

Сүз уңаеннан: Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә башлаган. Әлеге агрометеорологик куркыныч күренеш игеннәр, гомумән, үсемлекләр өчен куркыныч, ди белгечләр. Болай дәвам итсә, уңыш формалашу куркыныч астына куела, дигән сүз.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев