Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибеттән сабын сатып алган юк

Олы Карагуҗа кызы табигый чараларга өстенлек бирә.

Бүгенге көндә күңелең теләгән эшең белән шөгыльләнергә, өстәвенә күпме дә булса керем алырга мөмкинлекләр бихисап. Интернет челтәрендә аюны да биергә өйрәтәләр, теләк кенә булсын.

Олы Карагуҗа кызы Әдилә Вафина һөнәре буенча укытучы. V курсны тәмамлагач кияүгә чыга. Ире Рафилне эш буенча юллагач, Себер якларында, Чаллыда, Казанда яшәргә туры килә. Инде менә моннан өч ел элек Яшел Үзәнгә кайтып төпләнәләр. Узган ел социаль ипотека программасы буенча өч бүлмәле фатир оталар, өч балалы гаиләгә Ключи белән Карагуҗа арасында җир дә бирәләр. Биредә, шулай ук, йорт салырга исәпләре.

Балаларны үлеп яратучы Әдилә 10нчы «Созвездие» прогимназиясендә тәрбияче булып эшли. Олы кызлары Рәминә мәктәптә укый, профессиональ рәвештә чирәмдәге хоккей белән шөгыльләнә. Уллары Раян белән Раяз балалар бакчасына йөри. Яраткан гаиләсе, теләп йөргән эше бар. Хатын-кызга тагын ни кирәк инде, диярсең. Эшчән, тырыш гаиләдә үскән кыз, гомумән, тик утыруны белми. Кечкенәдән ниндидер продукция ясап, шул оешманың директоры булып уйнарга ярата. Мөгаен, шулчакта ук ниләрдер җитештерү аның канына сеңгән булгандыр инде. Өч ел элек әзер нигездән сабын ясап карый. Моның өчен интернет аша курсларда укый, белемен арттыра, кирәк-яракны Казанга барып алып кайта.

– Сувенир сабыннарга сорау күбрәк дияр идем. Аларны бәйрәмнәргә, туган көннәргә бүләк итәргә яраталар. Формалары төрле, чәчәктән алып, җиләк-җимешкә кадәр. Буягычларны салмауны үтенүчеләр дә бар. Һәрберсенең үз клиенты, кемнәрдер бары тик табигый сабынны гына куллана. Узган ел үзмәшгуль булып теркәлдем. Бу миңа иркенләп үз эшемне алып барырга мөмкинлек бирә. Курыкмыйча иҗат итеп, сата алам. Бу кушымта ярдәмендә чек бирергә бик җайлы, – дип сөйли Әдилә.

Сувенир сабыннарны сораучылар күп булса да, үзе табигыйләренә өстенлек бирә. Мондыйларны ясарга әле узган ел гына керешә. Ә аның өчен кайбер компонетлар кул астыбызда гына икән бит. Мәсәлән, тузганак чәчәкләрен банкага кокос маена салып, бер ай төнәтәсең. Май барлык файдалы матдәләрне үзенә ала. Шушы барлыкка килгән инфузны сабын ясау өчен кулланасың. Әлеге процесс әллә ни катлаулы булмаса да, иминлек кагыйдәләрен үтәүне сорый. Селте белән бик сак булырга кирәк. Сабын ясау өчен авырлыгына карап 10-15 минут, шул ук вакытта 30-40 минут та китә. Моннан тыш, Әдилә тәнгә, чәчкә табигый скраблар, иренгә бальзам, ванна керергә «шартлагычлар» (бомбочкалар), гомумән, ни генә ясамый. Әле шушы хезмәте өстенә башкаларны да укытырга өлгерә. Онлайн рәвештә шәхси остаханәләр үткәрә.

– Иң төп проблема шул, вакыт җитмәү инде, әле балалар да кечкенә, игътибар аларга да күп кирәк. Материалны Казаннан барып алам, йә интернет кибетләрдән заказ бирәм. Соңгы елларда, гомумән, кибеттән сабын сатып алган юк. Мунчада рәхәтләнеп, курыкмыйча табигый сабын белән юынабыз. Ә иң мөһиме – бу шөгыль күңелемә рәхәтлек бирә, җаныма тынычлык табам, – ди әңгәмәдәшем.

Әдилә Вафина эшләре белән тулырак инстаграмда @adiva_soap битендә таныша аласыз. Бу юнәлештә үзен сынап карарга теләүчеләр өчен киңәш- табыш кирәк булса, якташыбыз ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев