Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибеттән үк киенеп чыккан

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган сәүдә үзәкләре хәзер каракларны җәлеп итә. Урлаулар аларда еш теркәлә.

Киемнәргә куелган датчиклар да аларны туктатмый. 
Менә шулай, Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше буенча Волжск шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган 17 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Агымдагы елның җәендә шәһәр кибетләренең берсендә бу яшүсмер датчикларын кисеп алып, спорт чалбары һәм кедалар урлап чыккан булган. Ул вакытта сәүдә ноктасына 3 468 сум 19 тиенлек зыян китерелә. Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен таный. Шул сәбәпле, суд малайның гаебен җиңеләйтә торган шартларны исәпкә алып, зыянны каплату юлы белән 3 айга иреген чикли. Әмма 17 яшеннән үк суд эскәмиясенә утыручыны мондый карар гына туктатырмы икән соң? Тагын тотылса, чикләүләр белән генә котыла алмас шул инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев