Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибеттә йөргәндә акчаны ничек янга калдырырга? "Яшел Үзән"нән сезгә берничә киңәш

Акчаны янга калдырасыгыз килә икән, димәк, кибеткә бармагыз! Көлке, әлбәттә, әмма бу үтемле ысул)

Азык-төлек сатып алырга ниятләсәгез, киштәдә ни бар, барысын да сумкагызга төямәгез. Әйтик, ипи алырга барган җиреңнән мең сумлык товар җыеп кайттың икән, бу ниткән экономия ди инде?! Түбәндә акчаны янга калдыруның берничә ысулын тәкьдим итәбез. 

* Кирәкле әйберләрнең исемлеген төзегез һәм катгый рәвештә шуңа карап кына товар алыгыз. Аны алдан ук язып куярга кирәк, югыйсә, кибеттә ни кирәк соң миңа дип, озак уйланып басып торырга туры киләчәк. Безнең арабызда азмыни тоз алырга дип барган җиреңнән аны алмыйча кайтучылар??? 

* Кибеткә барыр алдыннан тамагыгызны туйдырып барыгыз. Супермаркетта йөргәндә, ач карынга борынга әллә ниткән тәмле исләр килеп бәрелә дә, кирәкмәгән тәм-томнар сатып аласың. Нәтиҗәдә, акча сарыф ителгән, тәмлүшкәләр ашап бетерелгән, ә суыткычта җилләр уйный. 

* Экономияләүнең кечтеки генә бер ысулы, кибеткә барган саен пакетлар алмагыз. Аларның күп кулланышка яраклылары да бар бит. Яңа пакет сатып алганчы, 3 сумың янга кала. Тамчы-тамчы күл була, тиен-тиен сум була, дигән бит татар халкы. 

*Хезмәт хакы алдыгызмы? Кибеткә йөгермәгез. Бер-ике көн кунсын ул сезнең акча янчыгында. Эш хакын кичекмәстән туздырырга кирәк дип уйлап, аңардан бер-ике көн эчендә җилләр искән була. Аннан соң бармак суырырга гына кала. 

* Кемнең үз бакчасы һәм зур суыткыч камерасы бар, шул иң акыллы адәм! Кышка яшелчә яки яшел тәмләткечләрне туңдырып куегыз. Хәтта кишер, чөгендерне дә саклауга куеп була. Борщ ашы пешерергә җыендың икән, тиз генә шуларны туңдыргычтан аласың да, кәстрүлгә озатасың. Бернинди авырлыгы да, акча әрәм итәсе дә юк. Уңайлы һәм тиз. 

* Гадәттә, кичен ит кибетләрендә сатылмаган товарларга ташлама була. Мондый кибетләргә кичен "сәяхәт кылыгыз". 

* Кибетләрдә хәзер акция, ташламалар турында язылган буклетлар тәкьдим ителә. Шул рәвешле, кайсы көнне нинди товарга ничә процент ташлама булачагын белеп була. 

* Атнасына бер тапкыр кибеткә барып иң кирәкле товарлар төяп кайтыгыз да, башка көннәрне юк-бар өчен дә кибет сукмакларын таптамагыз. Ипи яки булка эшләнмәләрен өегез янындагы кечкенә кибеттән дә алып була. 

* Кибеткә барганда янчыкка чикләнгән күләмдә акча салыгыз. Кредит карталары кулланудан качыгыз. Алардан файдаланып, сез, гомумән, бурыч баткаклыгына чумачаксыз гына. 

Әгәр супермаркетлар буенча йөрү сезгә хисси яктан ләззәт бирә икән, акчаны көрәк белән көрәп эшләгез дә, бернидән баш тартмагыз! 

Ә иң мөһиме - үз - үзегезне яратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев