Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибетләрдәге срогы чыккан продуктларны янәдән эшкәртүгә җибәрәчәкләр

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яраклылык вакыты чыккан продуктларны икенчел эшкәртүгә җибәрергә мөмкинлек бирә торган закон проекты әзерләде. Әйтик, алардан терлекләр өчен азык җитештереләчәк.

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов «Известия» газетасына белдергәнчә, «ресурсларны сак тотуның төп бурычы ул калдыклар барлыкка килү күләмен киметү дигәнне аңлата». Закон проектын инде килешүгә җибәргәннәр. 
Куркынычсызлык буенча тәҗрибә үткәннән соң гына, яраклылык срогы чыккан азык-төлекне эшкәртүгә тапшырырга ниятлиләр. Мондый төр продуктлар куркыныч продукция булып санала, аларны башка товарлар җитештерү өчен чимал сыйфатында куллану тыела. 
Сүз уңаеннан, ел саен эре сәүдә челтәрләре чүплеккә 700 000 тоннага якын азык-төлек озата икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X